Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Фәрит Мөхәммәтшин районны социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча беренче бишлеккә кертте

«Сезнең район бик күп күрсәткечләр буенча республикада беренче бишлектә», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район Советының XXVII утырышында ясаган чыгышында. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә дә, башка тармакларда да ул районның көндәшлеккә сәләтлеләр һәм уңышлы эшләүчеләр рәтендә булуын билгеләп үтте.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры, район кураторы Азат Хамаев, Президент Аппаратының, Дәүләт Советының, Министрлар Кабинетының, министрлыклар һәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Район Советы депутатлары белән берлектә әлеге рәсми чарага районның хокук саклау органнары җитәкчеләре, бүлек башлыклары, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, мәктәп директорлары чакырылган иде.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады. Ул муниципаль районның 2013 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, 2014 елга алда торган бурычларга тукталды.
Утырышта район фермерлар оешмасы рәисе Минталип Миңнехановның, Бәтке авылы «Аленушка» балалар бакчасы мөдире Лилия Хәмидуллинаның, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафинаның чыгышлары тыңланды. Минталип Исмәгыйлевич фермерларны авыл хуҗалыгы җирләре белән тәэмин итү, вакытында субсидияләр бирү проблемаларына кагылды. Район эшмәкәрләренең узган хисап елында 14 млн сумлык продукция җитештерүен, һәр фермер хуҗалыгының республика үсешенә өлеш кертүен билгеләп үтте.
Лилия Миңнулловна райондагы бик күп балалар бакчаларына капиталь ремонт кирәклеген белдерде, бу юнәлештә республикада махсус программа эшли башласа яхшы булыр иде дип үз фикерен әйтте. Утырыш ахырында район кураторы Азат Хамаев әлеге мәсьәләнең уңай хәл ителергә мөмкинлеген, ТР Президентының 30 елдан артык хезмәт иткән балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча программа булдыру өстендә эшләргә кушуын белдерде. Резедә Хасиятовна исә дотациягә яшәүче авыл җирлекләренә ярдәм мәсьәләсен күтәрде. Райондагы 23 авыл җирлегенең бүген 8е генә мөстәкыйль яши алуын, калганнары дотациядә булуын әйтте. Аннары, авылларда төп проблемаларның берсе итеп янгын сүндерү машинасын тоту, аның йөртүчесенә түләүнең бик авыр торуын искә төшереп үтте.
Чыгышларны тыңлаганнан соң, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга сүз бирелде. Дүрт ел рәттән корылык килүгә дә карамастан, ул авыл хуҗалыгы районы булган тукайлыларның сынатмавын билгеләп үтте. Бүген ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының төп бурычы - корылыкка бәйле рәвештә килеп чыккан авырлыкларны булдыра алганча киметү, диде ул. Киләчәктә коры һава шартларына чыдам культуралар булдыру өстендә җитди шөгыльләнергә кирәк булачагын әйтте. Халык авылда калсын, кызыксыну тапсын өчен республика күләмендәге чараларның дәвам итәчәген белдерде.
Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау кебек өлкәләргә аерым тукталып, киләсе елда бу тармакларда нинди эшләр башкарылачагын әйтеп үтте. Аеруча мәдәният елында бу өлкәгә игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте. Чаралар халыкның культурасын үстерүгә юнәлсен, бу мәдәният хезмәткәрләренә генә калмасын, бакчадан, мәктәптән үк башлансын иде, дигән үз фикерен белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бирегә район җитәкчелеге, интеллигенциясе җыелудан файдаланып, Дәүләт Советы рәисе мигрантлар мәсьәләсенә кагылды. 2013 елда алар катнашындагы терактларны искә төшереп, районнарда да хәлне контрольдә тотуга җитди карарга чакырды.
Сессия ахырында ул биш кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды. «Камский» хуҗалыгы баш бухгалтеры Валентина Костроминага «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы», «Гигант» ҖЧҖ механизаторы Илгизәр Камалиевка «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» мактаулы исемнәре, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеевка «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен» медале бирелде, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев һәм Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлнур Камалова ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакыйга