Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Данлы якташыбыз истәлегенә көрәш турниры

Түбән Суык-Су авылындагы «Алга» спорт комплексында Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов кубогына 2006 нчы елгы һәм аннан кечерәк үсмерләр арасында көрәш буенча ХIII ачык традицион турнир булып узды.

Спорт бәйрәмендә ТР Дәүләт советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Профит компанияләр төркеме» ҖЧҖ генераль директоры Марсель Мингалимов, районы башлыгы Фаил Камаев һәм танылган көрәшчеләр, спорт ветераннары катнашты.

Спорт ветераннарын хөрмәтләү

Көрәш турнирын ачу тантанасында спорт ветераннары, танылган көрәшчеләр катнашты һәм чыгыш ясады. Мисал өчен, Айрат Гыйлаев – билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, грекрим көрәше буенча РФ чемпионы, билбау һәм грек-рим көрәше буенча РФ спорт мастеры, көрәш буенча унөч тапкыр РФ һәм ТР чемпионы. Мәхмүт Гыйлаев – ТР чемпионаты призеры, күп тапкырлар Тукай районы Сабантуе көрәш буенча призеры. Рафаэль Әхмәтҗанов – алты тапкыр Тукай районы Сабантуе чемпионы, ике тапкыр ТР чемпионы, күп тапкырлар Яр Чаллы шәһәре Сабантуе көрәш буенча призеры. Абруйлы көрәшчеләрнең спорт бәйрәмендә катнашулары турнирның эчтәлеген баетты. Бәйге башланганчы яшь буынны физик һәм рухи яктан тәрбияләүдә күп көч куйган спортчылар: Кнәз урта мәктәбе физкультура укытучысы Виктор Белов, район спорт мәктәбе тренеры Валентин Артемьев ТР спорт министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде. Тукай районы көрәш федерациясе җирле иҗтимагый оешмасы президиумы әгъзасы Ильяс Гыйлаев һәм көрәш буенча күп тапкырлар республика ярышлары призеры, Тукай районы Сабантуеның абсолют батыры, көрәш буенча район җыелма командасы әгъзасы Рәиф Нигъмәтуллин илле яшьлек юбилее уңаеннан Тукай муниципаль район башлыгының «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнделәр.

«Раббани абый – саф күңелле, гадел кеше иде!»

Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов спорт бәйрәменә җыелган халык алдында ясаган чыгышында Раббани Шәрип улы хакында нәкъ менә шулай диде. «Раббани Шәрипов истәлегенә багышланган көрәш турниры – бик матур, олы мәгънәгә ия спорт бәйрәме. Көрәш турниры – яшүсмер спортчыларны тәрбияләүнең яхшы ысулы. Үткән елның көзендә Иске Абдул авылында Раббани Шәриповка бюст ачу тантанасында катнаштым. Тантанадан соң Раббани абыйның гаиләсендә булдым. Алардагы искиткеч җылы мөгамәләгә, туганлык җепләренең нык булуына сөендем. Милли көрәштә аяк чалу, белә торып көндәшеңә зыян салу – гафу ителмәслек гамәл. Раббани абый күп көрәшләрдә катнашып җиңү яулаган һәм бер тапкыр да андый этлекне кылмаган. Аның бу мәсьәләгә карата фикере колагымда яңгырап тора. Баһадир көрәшче: «Спорт ярышлары җиңү һәм җиңелүләрдән тора. Җиңүне дә, җиңелүне күтәрә белергә кирәк. Төрле вакытлар булды, җиңелгән очракта: “Үзем гаепле. Димәк, нәрсәнедер белеп җиткермәгәнмен. Кайсыдыр яктан сүлпәнлек күрсәткәнмен” дип үз-үземә тәнкыйть аша карый идем. Үзеңне дә, көндәшеңне дә дөрес итеп бәяли белергә кирәк. Шул чагында гына гадел алыш, ягъни көрәш була”, – дип әйткән иде. Саф күңелле, гадел кеше булуын да белгәч аңа карата хөрмәтем тагын да артты. Ул үзе турында бары тик матур, якты хатирәләр калдырып китте. Милләттәшләребез, бигрәк тә ир-егетләр, Раббани абыйга охшарга тырышырга тиеш», – диде һәм яшь спортчыларга гадел, чиста көрәш, саулык-сәламәтлек теләде. Марат Әхмәтов җирлегебездә яшәүче халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда һәм спортны үстерүдә зур өлеш кертүен күздә тотып район башлыгы Фаил Камаевка «Рәхмәт хаты»н тапшырды.

Район башлыгы Фаил Камаев: «Раббани Шәрипов өч тапкыр Россия, биш тапкыр Та тарстан чем пионы, са бан туй лар ның йөзек кашы булган көрәшләрдә күп тапкырлар ба тыр калган, Татарстан Респуб ли касының атказанган спорт мас теры. Ул – хезмәте белән дә, спортта яулаган уңышлары белән дә барыбызга да үрнәк шәхес. Быел, сыентябрь аенда арабыздан киткән Раббани Шәрипов истәлегенә багышланган көрәш турниры республика календарена кереп, ел саен яшь спортчылар үзара көч сынашырлар – район һәм республика данын якларлар дип уйлыйм. Данлы якташыбыз белән горурланабыз, – диде һәм яшь спортчыларга бил алышканда үзара хөрмәтле булырга кирәклеген искәртте, имгәнүләрсез көрәшергә язсын», – дип уңышлар теләде.

Тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Абруйлы көрәшче истәлегенә уздырыла торган көрәш турниры ачык дип игълан ителде. Әлеге турнирда тирәяк район, шәһәрләрдән килгән ике йөзләп яшь көрәшче бил алышты. Командалар арасында беренчелекне Тукай районы көрәшчеләре, икенче урынны – Актаныш, өченче урынны Мамадыш көрәшчеләре яулады.

***

Якташыбыз Раббани Шә рипов балачагыннан тормыш арбасын тартып үскән ир-егет. Яз мыш сынауларын, тормыш авыр лыгын уңай якка бора белгән көчле шәхес. Раббани Шәрипов истәлегенә багышланган көрәш турниры дәвамлы булыр дип ышанасы килә – моның өчен районда, республикада шартлар тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев