Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Чәчүнең барышын техника хәл итә

"Остаханәләрдә һәм гаражларда эш кайный. Механизаторлар соңгы тракторларны төзекләндерәләр," - дип каршылады "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасының остаханә мөдире Илшат Хатыйпов.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Марат Кәримов белән ремонтка кергән тракторларның торышы белән кызыксынабыз. Менә МТЗ-80 тракторчысы - Юрий Кириллов. Ул әлеге трактор 20 еллап хезмәт күрсәтә, тормозы һәм ягулык аппараты, гидравлика системасы тузган ди. Яшь механизатор запас частьларны вакытында китерүләре белән тоткарлык юклыгына, атна-ун көндә тракторын төзәтәсенә ышандыра. Ул җәен яшелчә басуларында корткычларга каршы бөркәгеч белән эшли икән. Башка тракторлар да яшелчәчелек цехыннан. Мәсәлән, Александр Коршунов үзенең Т-150 тракторы белән җир эшкәртә, чәчүдә катнаша. Бүген тракторын төзекләндереп, тагылма техникасын күздән кичерә. Абыйлы-энеле механизаторлар Виктор һәм Николай Бобылевлар үзләренә беркетелгән техниканы тулы әзерлеккә китергәннәр. Әтиләре - тәҗрибәле механизатор янәшәсендә яшьләрнең булуы күңелле хәл. Илшат Хатыйпов 2010 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, туган авылы Бәткегә кайткан. Яшь инженерны хезмәттәшләре тирән белемле булуы, кешеләр белән уртак тел табып эшләве өчен хөрмәт итәләр. Ул күптән түгел өйләнеп, гаилә корып җибәргән. Хатыны Эльвира КамАЗ заводында эшли. Гаилә башлыгы яшьләрне торак белән тәэмин итү программасына кереп, үз фатирын булдыру турында хыяллана.

Остаханә мөдире хуҗалыктагы 31 тракторның нигездә бөтенесенең дә төзек хәлдә булуын, кайбер механизаторларның агымдагы вак-төяк кимчелекләрне төзәтүе белән шөгыльләнүләрен әйтте. Хуҗалыкта язгы кыр эшләренә көздән яхшылап әзерләнгәннәр. Тырмалар, дискаторлар, культиваторлар, катоклар һәм башка тагылма техника әзерлек сызыгына куелган. Марат Кәримов: "Соңгы өч елда хуҗалык механизаторлары язгы кыр эшләренә әзерлектә алдынгы урыннарны билиләр. Быел да сынатмаслар", - дип "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасы механизаторлары эшчәнлеген уңай бәяләде. Шунысы мактауга лаек, механизаторлар язгы кыр эшләрендә катнашучы техниканы ремонтлауны төгәлләп, хәзер терлек азыгы әзерләү техникасын төзекләндерәләр.

Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның машина-трактор паркында күтәренкелек хөкем сөрә. Техниканы ремонтлау бригадасы эшли. Тагылма машиналарны тикшереп-көйләү мәйданчыгын кардан чистартып куйганнар. Һәр механизатор үзенә беркетелгән тагылма техниканың төзеклегенә ышана. Остаханәдә 4-5 трактор ремонтта. Аларның тиз арада сафка басасын әйттеләр.

"Ирек" ҖКнда тагылма техника көздән ремонтлангач, көйләү, агрегатлау мәйданчыгына чыгарыла. Район комиссиясе булган көнне ике ДТ-75 тракторы ремонтта иде. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев: "Безнең хуҗалыкта бөтенесе дә тәртиптә булыр, беренче язны гына каршыламыйбыз, чәчүне оешкан төстә үткәрербез», - дип ышандыра.

Көз көне Тукай азык-төлек корпорациясенең техника паркында булып, гаҗәеп тынлыкка аптыраган идек. Ул чакта механизаторлар хезмәтенә вакытында түләмәгәч, эленке-салынкылык күзгә ташланды. Шул сәбәпле күп кенә тагылма техниканы ремонтлау язга калды. Хәзер Түбән Суыксу һәм Куады авылларында ремонт бригадасы уңышлы гына эшләп киткән. Культиваторлар һәм чәчкечләрне ремонтлыйлар. Куады механизаторлары салкын чакта да эшне туктатмаганнар, остаханәнең бер бүлмәсендә мич көйләп, утын ягып җылыталар. Шул рәвешчә механизаторлар җылыда эшли. "Запас частьлар булып торганда, эшне тоткарламабыз," - диләр ремонтчы егетләр. Ремонт эшләренең торышы белән район башлыгы В. Хаҗиев һәм техника дәүләт күзәтчелеге инспекциясе башлыгы И. Гыйлаев, һәрбер хуҗалыкта булып, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп кайттылар. Хуҗалыкларда әзерлек бара, проблемалар да җитәрлек, кайбер урыннарда запас частьларның кыйммәтләнүенә, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителешнең билгеле булмавына борчылуларын белдерәләр механизаторлар. Бу мәсьәләләр тизрәк хәл ителсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшлђренђ ђзерлек