Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Чәчүгә әзерлекне дә, техника төзеклеген дә кадрлар хәл итә

Район хужалыкларында язгы чәчүдә катнашачак техниканың әзерлеген тикшерү дәвам итә. район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф. Бикмөхәммәтов, идарәнең игенчелек буенча консультанты Г. Шәйморатов, Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе башлыгы И. Гыйлаев, катнашындагы чираттагы рейд «Камский» ҖК, «Вилданов» КФХ, «Ярыш», «Гигант», «Алмаз» хуҗалыкларында булды.

Басуларда ястык калынлыгы кар ятса да, авыл җиң сызганып язгы кыр эшләренә әзерләнә. Игенченең еллар дәвамында сыналган үз календаре, үз барометры. «Камский» ҖК машина-трактор паркында зур эшләргә керешер алдыннан гына була торган җанлылык. Техника тезеп куя торган мәйданнар ялт итеп кардан чистартылган, остаханә эчендә дә эш кайнап тора. Остаханә мөдире Әсхәт Шакиров әйтүенчә, барлык тырмалар, катнаш агрегатлар, дискаторлар, культиваторлар, чәчү, катоклау агрегатлары, тагылма техника төзекләндереп куелган. Ә тырмалау агрегатларының тоташтыру звеноларын кар эреп җир кипшенә башлауга көйләп куярга җыеналар. 20 тракторның 18е тулы әзерлектә, соңгы ике ДТ-75 тракторын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Көздән бирле культиваторлар, тырмалар, чылбырлы тракторларны сафка бастыруда алны-ялны белми эшләгән алтын куллы механизаторлар Әмир Сафин һәм Игорь Снегурны аерып телгә алды мөдир.

«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында да ремонт эшләренең кызган чагына туры килдек. Бүгенге көндә чәчү, катоклау агрегатларын төзекләндерү төгәлләнеп килә. «Соңгы - алтынчы чәчү агрегатының төрәнен генә кайрап куясы калды. ДТ-75 тракторларының калган икесен шушы атнада төзекләндерәбез. Запас частьлар белән өзеклек юк. Башкарасы эшләр шактый булса да, егетләр барысы да тәҗрибәле, эшне кызу тоталар», - ди остаханә мөдире Рөстәм Хәйруллин. Әйе, язгы чәчүнең вакытында югары сыйфат белән үтүен төзек техника хәл итәчәк. Бу хакыйкатьне дистә еллар шушы җирлектә иген үстереп зур тәҗрибә туплаган Рәхимҗан Ягъфәров, Фәннүр Имаметдинов, Фәннүр Сәетов, Азат Сафиуллин кебек уңган механизаторларга кабаттан төшендерәсе юк. Язгы чәчүдә катнашачак һәр тагылма техниканың, һәр тракторның төзеклеге алар җаваплылыгында. Озак еллар кыру станогында эшләүче алтын куллы егет Роберт Галимҗанов турында да: «Көздән бирле бер генә көн дә мастерскойдан китеп торганы юк, детальләрне көне-сәгате белән шулкадәр төгәл итеп кырып-көйләп бирә», - диделәр ремонтчылар. Кыш башында ук ярдәмгә килгән Боерган механизаторлары Әхмәтнур Хәмәтов, Марат Мингалиев, Марат Гыйльметдинов, Малтабардан Мирзанур Гәрәевләргә дә бик рәхмәтле алар. Әнә шулай бергәләп, уртак көч белән язгы чәчүгә әзерләнәләр биредә. 1 апрельгә бөтен техника да әзерлек сызыгына куелачак дип ышандырдылар егетләр.

«Ярыш» АХП» ҖЧҖнең ике бригадасында да ремонт эшләре өлгер темплар белән бара. Яңа Байлардагы җыйнак кына мастерской бүлмәсендә киңәшләшә-киңәшләшә ихлас күңелләрен биреп техника төзекләндерүче хезмәт ветераннары Илгиз Хәмидуллин, Илдус Бәдертдинов, Фәннүр Әхтәмов, шушы җирлектә 42 ел хезмәт куйган, шуның 20 елын шофер булып эшләгән, соңгы елларда остаханә мөдире Әсхәт Хәмәтов, 31 ел Яңа Байлар бригадасын җитәкләүче Әзһәр Габделхаковларның тырышлыгы чыннан да мактауга лаек. Бүгенге көнгә биредә язгы чәчүдә катнашачак 114 тырма, 7 тоташтыргыч, 4 культиватор, 3 чәчү агрегаты тулысынча төзекләндерелгән. Күзкәй бригадасының остаханәсендә дә һәр участокта эш кайный: тырышлыгы белән хезмәттәшләренең хөрмәтен казанган механизатор Фәнил Әхмәтвәлиев әнә башын да күтәрми тракторын төзекләндерә, алдынгы шофер Марат Мәрдәнов Т-150 тракторы өчен «Камаз» двигателен җыя. Авылның өмете шушы егетләрдә, механизаторларыбызның күбесе олыгаеп килә,» - диде хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров һәм шундый ук рәхмәт сүзләре белән гомер буе шушы хуҗалыкта хезмәт куйган ветераннар - бүген дә кыру станогында эшләүче Таһир Вәҗиев һәм эретеп ябыштыручы Мансур Хәсәншинны, биредәге бөтен эшне оештырып, эзлекле итеп алып баручы бригадир Заһир Әшрәпов, баш инженер Фәнис Шәмсиевларны атады.

«Гигант»ҖЧҖенең иркен остаханәсендә хуҗалыкның бөтен авыл хуҗалыгы техникасы бер түбә астына сыйган һәм, иң мөһиме: һәркайсы бүгеннән басуга чыгарлык. Куәтле ДТ-75, К-700 тракторларына кадәр төзекләндереп, тип-тигез итеп әзерлек сызыгына куелган. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов ихлас горурлык белән елның-елында шушы зур эшне җиренә җиткереп башкаручы механизаторларның исемнәрен атый. «Һәр эшнең уңышын, нәтиҗәсен техникадан бигрәк кадрлар хәл итә. Игенчелекне дә, терлекчелекне дә бүген сез яшәтәсез, егетләр, хуҗалыкның бәрәкәтен дә сез ишәйтәсез. Язгы чәчүгә матур әзерлек белән керәбез, рәхмәт сезгә,» - диде. Менә ул уңганнар - Фәйзелхак Солтанов, Алексей Ширчиков, Александр Брусянин, Александр Висягин, Флорис Миңегалиев, Рафис Шәрифҗанов, илдус муллаянов, Әсхәт Ибраһимов, Расим Батталов, механик Мәүлемҗан гайфиев, баш инженер Рафаил Гыйльфанов һ.б.

«Алмаз» АХП» ҖЧҖендә дә язгы кыр эшләренә әзерлек тел-теш тидерерлек түгел. Машина-тракторлар паркының көзге кебек ялт итеп кардан чистартылган мәйданчыгында кыр эшләрендә катнашачак бөтен техника төзекләндереп әзерлек сызыгына тезеп үк куелган. Биредә бүген соңгы көйләү эшләре бара. Хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Мифтахов та, ремонтчылар үзләре дә язгы чәчүгә әзерлектән канәгать. Шушы хуҗалыкта озак еллар намус белән хезмәт куйган механизаторлар Александр Головин, Федор Белов, бөтен станокларда да бердәй осталык белән эшләп, төзекләндерүнең үзәгендә кайнаучы алыштыргысыз ремонтчы Николай Соколов, эретеп ябыштыручы Владимир Перевалов, слесарь Петр Иванов кебек уңганнарга уңышлар теләп кайтыр юлга кузгалабыз. Комиссия әгъзалары да әлеге рейд булган хуҗалыкларда техниканың язгы чәчүгә әзерлегеннән канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техниканыћ ђзерлеген тикшерњ