Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Чаңгы юллары чакырды

Ял иртәсе спорт сөючеләрне җылы һава торышы, чалт аяз күк йөзе белән каршы алды. Ярышлар бәйрәмчә күңелле узсын, кәефләр көр булсын дигәндәй, әйтерсең алдан сөйләшеп куелган – искиткеч матур башланды ул. Үз көчләрен чаңгы трассасында сынап карарга теләүчеләргә килгәндә, Яңа поселогында яше-карты җыелды. Бу мәктәп укучылары, төрле оешмапредприятиедә эшләүчеләр, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр иде.

Гадәттәгечә, чаңгы ярышлары спортчыларны сәламләүдән, чараны ачу тантанасыннан башланып китте. Илебез һәм республика гимнарыннан соң район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров җыелган бар халыкны спорт бәйрәме белән котлап, һәммәсенә уңышлар, трассаны хәвеф-хәтәрләрсез, травмаларсыз узуларын теләде:

– Спорт ярышлары безне физик яктан гына күнектереп калмый, ә ихтыяр көчебезне сынап, теләгән максатларга ирешергә, үҗәт булырга да өйрәттә. Бүгенге ярышлар намуслы, күңелле һәм имгәнүләрсез узсын. Хәерле сәгатьтә! – диде ул.

Аннары, спортчылар алдында районыбыз герое Нурми Шәриповның бертуганының улы Фәрит Шәрипов та чыгыш ясады. Шулай ук районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, район беренчелегендә һәм чемпионатында катнашучыларны ярыш регламенты белән таныштырып узды.

Ниһаятъ, көтелгән мизгелләр башланып китте. Алдан билгеле булган категорияләр буенча чаңгы трассасына бер-бер артлы төрле яшьтәге спортчылар чыгып, старттан кузгалдылар. Кемгәдер бу көнне чаңгы да йөгерүе җиңел бирелде, кемгәдер исә авырга да туры килде. Ничек кенә булмасын, һәркем яхшы кәефтә булып, үзен сынаттырмаска, финишка кадәр барып җитәргә, җиңәргә тырышты.

– Әлеге ярышта мин беренче тапкыр гына катнаштым. Бик ошады үземә. Оештырулары бик яхшы, һәрнәрсә уйланылган. Чаңгы трассасы турында да әйтеп узасым килә. Ул бик матур урыннардан, карлы чыршылар, зифа буйлы каеннар арасыннан узды. Аннары, финишка барып җиткәч тә, безне тәмле ботка белән дә сыйладылар. Мин бик канәгатъ калдым, – дип кичерешләре белән уртаклашты «Шәфкатъ» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Адель Шәфикова.

Инде җиңүчеләргә килгәндә, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышланган ярышларда катнашкан районның 22 белем бирү учреждениясе, 23 авыл җирлеге һәм 7 оешма-предприятие командалары, барлыгы 208 спортчы арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

Белем бирү учрежденияләре арасында I урынны – Түбән Суыксу мәктәбе, II урынны – Яңа поселогы мәктәбе, III урынны – Иске Абдул мәктәбе командасы алды. Авыл җирлекләре арасында I урынны Калмаш авыл җирлеге яулады, II урынга – Иске Абдул, III урынга – Мәләкәс авыл җирлекләре күтәрелде.

Район оешмалары һәм предприятиеләре арасында иң көчлесе дип, «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте командасы табылды. II урынны – «Яр Чаллы элеваторы», III урынны – «Татарстан – коммуналь челтәрләре» командалары алды.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр, акчалата призлар белән бүләкләнде. Ахырда һәммәсе дә истәлеккә фотога төшеп, аралаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев