Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бәхет ачкычы булсын!

Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы гаиләләргә торак йорт ачкычын тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Наил улы Гарипов, район башлыгы Фаил Камаев катнашты һәм чыгыш ясадылар.

«Гигант» ҖЧҖе җитештерү кооперативында хезмәт куючы Альбина һәм Равил Галиуллиннар гаиләсе яңа йортлы булды. Равил Галиуллин – тракторист, аның тормыш иптәше Альбина терлекчелек тармагында – бозау караучы булып хезмәт куялар.

Унике ел терлекчелек тармагында тырыш хезмәт куючы, дүрт бала анасы Гөлнара Вәлиуллина гаиләсенә дә яңа салынган йорт ачкычы тапшырылды. Гөлнара Вәлиуллина ихлас хезмәте белән бу бәхеткә лаеклы. Ул «Гигант» җитештерү кооперативында сыер савучы, бригадир, ассимилятор булып эшләгән. Хәзерге вакытта терлекчелек тармагында сөтчелек комплексында ветеринар вазыйфасын башкара.

«Гигант» ҖЧҖе җитештерү кооперативы терлекчелек тармагында хезмәт куючы Равил Галиуллин һәм Гөлнара Вәлиуллинналар үз гаиләләре исеменнән Риф Хәниф улы Имамовка хезмәт кешесенә карата булган олы хөрмәте һәм бөтен уңайлыклары булган өр-яңа йорт өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

«Гигант» ҖЧҖ җитештерү кооперативы директоры Риф Имамов авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы ике гаиләгә яңа йорт ачкычларын тапшыру тантанасында ясаган чыгышында: «Безнең республикада, аерым алганда районыбызда, федераль программа гамәлдә, ягъни ул тормышта кулланыла. Бу программаның максаты – хезмәт кешесен һәм аның хезмәтен хөрмәтләү һәм эшенең дәрәҗәсен үстерү, авыл хуҗалыгы тармагының мөһимлеген раслау, авыл биләмәләрен үстерү. Без хуҗалыкта эшләүчеләрнең, гомумән поселок халкының тормышяшәешен яхшырту, инфраструктураны үстерү буенча дәүләт программаларын, үзебездә булган ресурсларны уңышлы кулланабыз. Яңа йортларга күчкән хезмәткәрләребезгә өйләренең рәхәтен күреп яшәргә язсын. Алга таба да үз хезмәтләрен ихластан, тулы куәтләренә башкарырлар дип өметләнәм. Яңа елны өр-яңа өйләрдә каршылаучы Галиуллиннар һәм Вәлиуллиналарга сәламәтлек, рух күтәренкелеге, гаилә бәхете һәм хезмәттә уңышлар телим», – диде.

Район башлыгы Фаил Камаев шәхси сектордагы йортларга ишарә итеп: «Бу йортларның күпчелеге Риф Хәнифовичның үз хезмәткәрләрен кайгыртуы, кешелеклелеге, «Гигант» җитештерү кооперативының киләчәген кайгыртуы сәбәпле барлыкка килде. Күз алдында үсә бу биләмәләр. Районыбызда федераль программа нигезендә салынган йортларның күпчелеге «Гигант» хуҗалыгында. Бу – җитәкченең алга карап эш итүе, авыл җирлегенең яшәешен тәэмин итүен аңлата. Рәхмәт сезгә, хезмәтегез өчен!» – диде һәм яңа йорт ачкычын алучыларны сөенечле вакыйга белән тәбрикләде.

Мерәс авылында яшәүче Альбина Габидуллина гаиләсе өчен дә бу көнне онытылмаслык вакыйга булды. «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативының сөтчелек тармагында тырыш хезмәт куючы Альбина Габидуллина гаиләсе яңа йорт ачкычына ия булды. Альбинаның әнисе Флюра ханым утыз ел «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкта тырыш хезмәт куйган – фермада сыер сауган. Яшьтән үк әнисе һөнәрен сайлаган Альбина Габидуллинаның үз җирен һәм халкын ихластан яратуы, хезмәтен чын күңелдән башкаруы татлы җимешен бирде – өр-яңа һәм яхшы йортлы булды. Күп балалы ананың киләчәге өчен җаны тыныч – бу өйдә яшәү өчен барлык шартлар тудырылган. Шәһәр фатирларына биргесез йортлы итүче кешеләргә, җитәкчеләргә рәхмәте чиксез аның. Альбина: «Мин бик дулкынланам. Бүгенге көн гомерлеккә хәтеребездә шатлыклы вакыйга булып калачак. Йорт ачкычы – күктән төшкән бәхет булды. Хезмәтемне гадел бәяләүче хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга, республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка, авыл хуҗалыгы министрлыгына, район башлыгына һәм йортны салучы – Минзәлә районы Югары Тәкермән авылы «Инсаф» ҖЧҖе директоры Фәрит Шәриповка гаиләбез исеменнән рәхмәт белдерәм», – диде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов яңа йорт ачкычларын хуҗаларына тапшыру тантанасында ясаган чыгышында: «Авыл территориясен комплекслы үстерү» дәүләт программасы нигезендә республикада авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре өчен торак йортлар салына. Әйтергә кирәк, Тукай районы бу программаны уңышлы куллана. Бу программа дәвамлы булып киләчәктә дә яшәү өчен барлык шартлар тудырылган – йортлар төзелеп гаиләләрне сөендерәчәк. Авылны саклап калу һәм үстерү, шәһәрдә яшәүче кешеләрне, бигрәк тә яшь гаиләләрне салага тарту буенча инфраструктураны үстерү шушы программа кысаларында башкарыла. Бу программага кереп йортлы булуның критерийлары – шартлары бар. Рәсми яктан тиешле документлар җыеп, барлык категорияләр буенча да торак йортка лаеклы дип табылган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ун елдан соң тулысынча йорт хуҗасы булып исәпләнә. Без яшь белгеч булып авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайтканда мондый программа юк иде. Хәзерге вакытта авылда яшәргә, хезмәт куярга теләге булган кешегә уңайлы шартлар тудырылган», – диде һәм шатлыклы вакыйга уңаеннан йорт хуҗаларын тәбрикләде.

Район башлыгы Фаил Камаев: «Авыл территориясен комплекслы үстерү» дәүләт программасы нигезендә районыбызда соңгы дүрт ел эчендә унөч йорт төзелеп файдалануга тапшырылды. Районда авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар өчен 2020 нче елда – биш, 2022 елда – биш һәм агымдагы елда өч йорт салынды.

Бу пргограмма хөкүмәтебез тарафыннан максатчан рәвештә – авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы гаиләләрнең яшәү шартларын яхшырту, авылны яшәтү һәм үстерү өчен башкарыла. Безнең районда ике хуҗалык бу программаны тормышка ашыра. «Гигант» ҖЧҖ директоры Риф Хәниф улы Имамов һәм «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы директоры Марат Тәлгать улы Сафин авылны яшәтү, кешеләрне авыл җирендә калдыру һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшкә җәлеп итүнең төрле юлларын һәм ысулларын уңышлы кулланалар. Менә бу йортлар – шуның ачык мисалы. Марат Сафин хезмәт кешесенең кадерен белүе, яшь белгечләрне авыл хуҗалыгы тармагына тарту буенча зур эш алып баруы белән дә күпләргә үрнәк. Рәхмәт сезгә. Яңа йорт ачкычына ия булучылар! Олы байлыкның кадерен белегез. Тырышып эшләргә, гөрләтеп яшәргә язсын. Балаларыгызны гаиләгә һәм илгәкөнгә игелекле итеп үстерергә насыйп булсын», – дип изге теләкләрен җиткерде.

Яңа йортларга ачкыч тапшыру тантанасында Иске Абдул авыл җирлегендә яшәүчеләр дә катнашты. Алар, барысы да, Альбина Габидуллина гаиләсенең шатлыгын бүлешергә дип килгәннәр. Яңа йорт ишегалдында, зәмһәрир салкынга да карамастан, «Асылъяр» фольклор ансамбле чыгыш ясады. Бу – чатлама суыкны күпмедер дәрәҗәдә җылытып җибәрде. Яңа йорт хуҗаларының кунакчыллыгы бәйрәмгә ямь өстәде. «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинның һәм Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинаның бәйрәм рухын үстерүгә зур өлеш кертүе аеруча хөрмәткә лаек.

Райондашларыбыз шатлыгын без – «Якты юл» редакциясе хезмәткәрләре дә уртаклашабыз. Яңа елны яңа йортларда каршы алучы якташларыбыз саны елдан-ел артсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев