Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Батыр ярасыз булмый

Махсус хәрби операциядә катнашучы, Иске Дөреш авылында яшәүче Руслан Фәрхетдинов ялга кайткан иде.

Аның ялы төгәл бер ай дәвам итеп, хәрбинең яралануы белән бәйле булды. Солдат кеше бу хакта сөйләргә яратмый. «Герой ярасыз булмый», – ди Руслан Рөстәм улы.

Махсус хәрби операция зонасына данлыклы якташыбыз бер елдан артык элек үз ирке белән киткән булган. Анда ул алгы сызыкта хезмәт итә.

Бу Руслан Фәрхетдиновның ялга өченче тапкыр кайтуы. Монысында хәрби хезмәткәр күп нәрсәне планлаштырып куйган иде. Беренче эш итеп сөйгән кызы белән никахлашкан, авылдашлары белән авыл клубында очрашып, чәй өстәле артында фикерләшеп алырга да вакытын тапкан.

Руслан Фәрхетдинов үзенең хезмәте турында сөйләргә яратмый, ә телефонда сугышчан иптәшләренең фотосурәтләрен саклый, аларның берничәсе, кызганычка каршы, инде исән түгел. Ә күптән түгел якташыбыз Батырлык ордены белән дә бүләкләнде.

Тукай районыннан булган хәрбинең хезмәт урынындагы позывное – «Борода». Кыю карарлар кабул итә белүе һәм үз тормышын куркыныч астына куеп та бурычын үтәгәне өчен аны полкташлары батыр дип атыйлар.

Булачак хатыны Фәнзилә белән Руслан Рөстәм улы күптән таныш. Фәнзилә ханым сөйгәнен ышаныч һәм өмет белән кайтуын һәрвакыт көтә. Шушы көннәрдә хәрби хезмәткәр һәм аның кәләше район Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә язылышып, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Яшь парны котларга дип, район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Габдуллин да килде. Ул яңа гына барлыкка килгән парга мәхәббәт һәм татулык, ә хәрбигә – тизрәк Җиңү белән әйләнеп кайтуын теләде.

Иске Дөреш авылы клубындагы очрашуга Руслан Фәрхетдинов әнисе Рәмзия апа белән килде. Рәмзия Һадиевна озак еллар авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан, хәзер Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә эшләвен дәвам итә. Чәй эчкәндә, авыл халкы кыю егет белән аралашты, ул, үз чиратында, һәркемгә кайгыртучанлыклары һәм игътибарлары, гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Бүген батыр тукайлы барлык якташлары, Татарстан, илебез халкы тыныч йокласын өчен, янәдән ил чиген сакларга китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев