Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Баракта яшәүчеләр өчен йорт төзелә

"Татарстан" совхозы поселогының бер читендә халык телендә бараклар дип йөртелә торган өч бина бар. Аларда 30 гаилә теркәлгән. Яшәү шартлары бүген коточкыч шартларга килгән биналар моннан 40-45 еллар элек тулай торак итеп салынган булган. Вакытлыча гына яшәргә тиешле урында кешеләр 15әр, хәтта 20шәр ел гомер иткәннәр. Соңгы елларда, ниһаять, биредә...

Моннан ике ел элек әлеге баракларда гомер итүчеләрнең кайберләренә - "Кама-Бекон" дуңгызчылык комплексында эшләүчеләргә һәм әлеге оешмадан лаеклы ялга киткән пенсионерларга - барлыгы 22 гаиләгә предприятие үз акчасына фатирлар сатып алган иде. Гаиләләр аларга күченеп, найм килешүе буенча яши башладылар. Фатирны өлешләп сатып алу өчен, ул вакытта сатып алу килешүе төзергә теләк белдерүчеләр дә булды. Баракларда көн күрүчеләрне бу көннәрдә тагын бер сөенечле яңалык көтә - тиздән биредә теркәлгән 20 гаилә поселокның үзендә төзелеп килүче яңа йорттан фатирлар алачак. Бу шатлыклы вакыйга декабрь аенда булыр дип планлаштырыла.

Ике катлы, егерме фатирлы панельле яңа йорт "Татарстан" совхозы поселогының Мәктәп урамында салына. Төзелеш гражданнарны тузган торактан күчерү программасы кысаларында тормышка ашырыла. Йортны җиткереп чыгу барысы 19 млн 060 мең 560 сумга төшәчәк. Аның 8 млн 927 мең 188 сумы федераль бюджеттан торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды аша бүленә, 5 млн 281 мең 292 сумын республика бирә, район бюджетыннан 4 млн 852 мең 080 сум акча кушыла. Төзелешнең инвесторы - ТР Президенты каршында эшләүче Дәүләт торак фонды, заказчысы - Торак-инвестиция компаниясе. Подрядчы - Яр Чаллының "ДСК" төзелеш-монтаж тресты. Барлык эшләрне бүген әлеге оешманың эшчеләре башкара.

Йортка нигез җәй көне салынды. Фундаменты, подваллары, андагы инженерлык конструкцияләре эшләнеп, октябрь аенда эшчеләр беренче катны төзүгә керештеләр. Бүген беренче катның стеналары урнаштырылган, тәрәзәләре куелган. Ноябрь башына төзүчеләр ике катның да стеналарын өеп, йортның тартмасын төзүне төгәлләргә уйлыйлар. Ә эшләрне тулысынча тәмамлау, ягъни яңа торакны фатир хуҗаларына тапшыру, әйткәнебезчә, декабрьгә каралган.

Йортның гомуми мәйданы 690 квадрат метр. Биредә икешәр бүлмәле дүрт фатир, берәр бүлмәле уналты фатир булачак. Бер бүлмәлеләрнең зурлыгы якынча 32, ике бүлмәлеләрнеке 44 квадрат метр. Бүген төзелә торган яңа йортларның барысындагы кебек үк, биредә дә фатирларны хуҗаларына барлык уңайлыклары белән тапшыру планлаштырыла. Проект документациясеннән күренгәнчә, пластик тәрәзәләр, фатирларга һәм подъездларга ныклы металл ишекләр, бүлмәләргә ишекләр, полипропилен торбалар, юыну бүлмәләре өчен барлык җиһазлар, яхшыртылган дизайнлы дүрт конфоркалы газ плитәсе, су, ут, газ исәпләгечләре куелачак, бүлмәләргә винил обойлар, кухняга дымга каршы торучан обойлар ябыштырылачак - кыскасы, күченеп яши башлау өчен барлык шартлар тудырылачак. Шулай ук документациядә йортның тирә-ягын төзекләндерү, җәяүле юллары салу кебек эшләр дә каралган.

Моннан бер еллап элек баракларда гомер итүчеләр янында булып, алар белән бераз аралашырга, тормыш шартларын үз күзләрем белән күрергә туры килгән иде. Төзеләчәк яңа йорттагы уңайлылыкларны күз алдына китерәм һәм ул вакытта күргәннәремне чагыштырам. Чыннан да, җир белән күк арасы. Бар җирдән дымлылык, сөрсегән ис бөркелеп торган, тишек-тошыклардан җил өргән 10-15 квадрат метрлы бүлмәләр һәм ике мәртәбә артык мәйданлы, ремонт исе аңкып торган өр-яңа фатирлар. Картлык көнендә шушы баракта гомер итү көненә калган апаның: "Бернинди өмет тә юк инде безнең, туры юл зиратка гына", - дип үртәлеп әйткән сүзләре бик нык хәтердә калган. Типсә тимер өзәрдәй ирләрнең бу шартларга күнеп ятканына бераз ачуым килсә дә, пенсиядәге бу әбекәйнең, чыннан да, барыр җире юк бит инде дип кызганып кайткан идем ул вакытта. Белештем - Валентина Балашова яңа йортка күчүчеләр исемлегендә икән. Унҗиде ел интеккәннән соң булса да сөенеч иңгән апаның иңнәренә.

Гражданнарны тузган торактан күчерү программасы эшләвен дәвам итәр, баракларда яшәүчеләрнең калганнарына да бәхет елмаеп, киләчәктә поселокта тагын бер шундый йорт төзелер дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йортлар