Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Балкып кабынды районыбыз чыршысы

Әлбәттә инде Яңа елның төп кунагы – Кар бабай белән Кар кызы һәм яшел чыршы. Район үзәк чыршысын ачу тантанасы һәр елдагыча быел да бик матур үтте.

Тәмамланып килүче Куян елының 27 нче декабрендә Яңа поселогындагы Габдулла Тукай исемендәге ял паркында районның Үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасында район башлыгы Фаил Камаев, хуҗалык, оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, тукайлылар катнашты.

Тукай районы Үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасы, һәр елдагыча, югары дәрәҗәдә оештырылуы белән халыкны җәлеп итте. Бу көнне олысы-кечесе саф һавада, чыршы тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачты. Районыбыздагы авыл мәдәният йортлары, сәнгать мәктәпләре каршында эшләп килүче үзешчән сәнгать коллективлары һәм аерым иҗади шәхесләр бәйрәмгә җыелган халыкка җыр-моңнарын, дәртле биюләрен бүләк итте. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре театральләштерелгән программа белән чыгыш ясады. Балалар әкият геройлары белән тылсымлы, сихри дөньяга сәяхәт итте. Биредә балаларга хәрәкәтле уеннар өчен боз шәһәрчеге ясалган иде, лабиринтларда качышлы уйнадылар, кече һәм зур тауларда шудылар. Бәйрәм мәйданы балаларның шатлыклы авазларыннан гөр килеп торды. Җырмоң дәрьясы тирә-якны чолгап алды.

Габдулла Тукай исемендәге ял паркындагы төсле утлар җем-җем итеп бәйрәмгә «дәшеп» тора. Кардан һәм боздан ясалган фигуралар да халык игътибарын җәлеп итәрлек итеп ясалган. Бәйрәм чарасын оештыру, мәйданны бизәү буенча сала белән кала арасында бернинди аерма калмавы әллә каян күренә.

Күңелле мизгелләр – бизәлгән тарантаста Кыш бабай белән Кар кызы мәйданга килеп керә. Сабантуйдагы сыман, халык гөр килеп, алкышлап матур итеп бизәлгән атны каршы ала. Боерганнан Фаил Хөснетдинов һәр елны, шул рәвешле, матур итеп бизәлгән аты белән Яңа ел чыршысын ачуда катнаша.

Яңа ел Үзәк чыршысын ачу өчен район башлыгы Фаил Камаев сәхнә түренә чакырыла. Ул Үзәк чыршы ачу тантанасын ачык дип белдерә – бәйрәмчә бизәлгән мәһабәт чыршыда төсле утлар кабына.

Район башлыгы Фаил Камаев үтеп баручы елда җирлегебездә башкарылган эшләргә берничә җөмлә белән нәтиҗә ясады. Ул: «Агымдагы елда республика программаларында актив катнаштык. Районыбызда социаль объектларны ремонтлау һәм яңаларын төзү, юллар салу һәм төзекләндерү буенча байтак эш башкарылды. Агымдагы елда районда авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы гаиләләр өчен дәүләт программасы буенча өч яңа йорт төзелеп файдалануга тапшырылды. Яңа йортларга күчеп өй туйлары уздыручы, йортларына газ кертелеп зәңгәр ягулык белән тәэмин ителүче райондашларыбыз өчен бу ел аеруча истәлекле булып калачак. Еллык эш нәтиҗәләре күңелне күтәрерлек. Туып килүче елда да җирлегебездә яшәүче халыкның тормышкөнкүрешен яхшырту, инфраструктураны үстерү буенча даими эш алып барачакбыз.

Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбыз – батыр ир-егетләрне һәм аларның гаиләләрен кайгыртуны район халкы намус эше итеп кабул итте. Гуманитар ярдәм оештыруда авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр зур эш башкаралар, рәхмәт барыгызга да. Сугышчыларның гаиләләрен һәрвакыт күз уңында тотабыз: рухи яктан да, матди яктан да аларга терәк булып, ярдәм итеп торабыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк! Бердәмлектә – көч дигән әйтемне гамәлдә кулланып яшик», – диде һәм тамашага җыелган халыкны ихластан бәйрәм белән тәбрикләде, матур теләкләрен ирештерде. Һавада мең балкышлы фейерверклар.

Һәр елдагыча, бәйрәмне бизәкле һәм күңелле итүдә зур көч куючы оешма, предприятие, аерым кешеләргә район башлыгы бүләкләр тапшырды.

Районда Яңа ел бәйрәменә авыл җирлекләрен, оешма һәм предприятие, учреждениеләрнең үз карамакларындагы территория, биләмәләрне үзенчәлекле итеп бизәү буенча «Тылсымлы кыш – Волшебница зима» исемендә бәйге игълан ителгән иде. Нәкъ шушы урында – Үзәк чыршы янында конкурста җиңүчеләрне район башлыгы Фаил Камаев бүләкләде.

« Авыл җирлеге территорияләрен иң яхшы бизәүче» номинациясендә I урынга – Кнәз авыл җирлеге, II урынга – Биклән авыл җирлеге, III – урынга Калмаш авыл җирлекләре лаек булды.

«Тукай районы җирлегендә эшләп килүче предприятие, оешмаларның үз биләмәләрен иң яхшы бизәүче» номинациясендә: I урынны – «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖе, II урынны – РаРиТЭК Холдинг компаниясе, III урынны – «Кама-Тракс» ҖЧҖ алды.

«Үз хуҗалыгы билмәсен Яңа ел бәйрәменә иң яхшы бизәүче» номинациясендә Биклән авылында яшәүче Рөстәм Маткәримов I дәрәҗә Дипломга лаек дип табылды. Дөрестән дә, Рөстәм Маткәримовның өе, йортының тирә-юнендәге ылыслы агачлар салават күпере төсләренә «манчылган» кебек. Караңгы төшүгә аның биләмәләреннән төрле төстәге нурлар көлтәсе сибелеп тора. Калмаш авылында яшәүче Руслан Кашапов та иҗади кеше булуын матур бизәлеше белән раслады. Аның фантазиясе II урынга лаек булды. Бордыдан Юрий Левашовның бәйрәм рухы өстәүче хезмәтләре III урынга лаек дип бәяләнде. Район башлыгы Фаил Камаев аларның барчасына Диплом һәм сертификат тапшырды.

Яңа поселогындагы Габдулла Тукай исемендәге ял паркына куелган үзәк чыршыны һәм аның тирәсен бәйрәмчә бизәүдә зур өлеш керткән «Таттелеком» филиалы директоры Максим Степановка, «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖе җитәкчесе Мөсәнниф Хановка, «Тукай Тепло Газ» ҖЧҖе баш энергетигы Рамис Хөснетдиновка, район башлыгы Фаил Камаев Яңа ел бүләге тапшырды.

***

Узып баручы Куян елы эстафетаны әкият герое Аҗдаһага тапшыра. Туып килүче Яңа ел бәхет, шатлыклар алып килсен. Имин булсын еллар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев