Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бакчачы хезмәте көзен күренә

Шимбә көнне «Казан» агросәнәгать паркы базасында «Бакчачы көне –2024» узды.

Мәйданчыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев һәм Татарстан бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский булдылар.

Тукай районы исеменнән ярминкәдә Мәләкәс авыл җирлегенең «Возрождение» бакчачылык ширкәте бакчачылары һәм питомник хуҗасы, эшмәкәр Альбина Таһирова катнашты. Делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин һәм районыбыз бакчачылар ассоциациясе рәисе, «Кама аръягы бакчалары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков озата йөрде.

Республикабызда «Бакча» бәйрәме инде җиденче мәртәбә оештырыла. Бу дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтүнең тагын бер дәлиле, бакчачыларның өметләренә игътибар дип әйтсәк тә була. 2017 елдан мин автоград һәм Тукай районы ассоциациясен җитәклим. Мисал өчен: республика бюджетыннан бу вакыт эчендә бакча берләшмәләре инфраструктурасын үстерүгә 4,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге сумманың яртысына якыны Тукай районы территориясендә бакчаларны үстерүгә тотылган. Бу дистәләгән чакрым автомобиль юллары, магистраль су торбалары, электр үткәргеч линияләр, коммуналь калдыклар өчен яңа мәйданчыклар, 100 дән артык артезиан скважиналары һәм су җыю башнялары, – дип сөйләде Дмитрий Николаевич.

Бәйрәмгә без үзебезнең бакчачылар тарафыннан үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш, алар белән әзерләнгән консервалар, кайнатмалар алып килдек. Бик бай, төрлелеге белән гаҗәеп экспозицияне җыярга, аны тормышка ашырырга һәммәсе дә ярдәм итте. Эшләнмәләр тутырылган банкаларны 150-300 сумнан җибәрдек, аннан да кыйммәт бәядән сатмадык, – диде «Возрождение» бакчачылык ширкәте рәисе Наталья Никонова. Ул әлеге ширкәттә 2005 елдан бирле җитәкчелек итә.

Шушы вакыт эчендә ике массивтан торган бакчачылык ширкәте территориясендә бакчачыларның акчасы хисабына электр үткәргеч баганалары алыштырылды, изоляцияле яңа линияләр үткәрелеп, яңа подстанция урнаштырылды.

Биредә үз вакытында бакчага илтүче юлларны төзекләндерү, скважина ларны р емонтлау мәсьәләләре дә вакытында хәл ителә. Икенче массивта дәүләт программасы буенча күптән түгел яңа су башнясы урнаштырганнар. Узган ел исә көнкүреш калдыклары өчен тагын бер мәйданчык төзегәннәр. «Бу һәм башка эшләрдә безгә районыбыз бакчачылар ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков ярдәм итә. Ул яхшы координатор, эш кешесе», – дип уртаклашты Наталья Викторовна.

Бәйрәм ахырында исә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Татарстанда күмәк бакчачылык үсешенә үзеннән зур өлеш керткән һәм кертүче иң яхшы хезмәткәрләргә министрлык исеменнән м актау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырды.

Шундый Рәхмәт хаты белән «Возрождение» бакчачылык ширкәте рәисе Наталья Никонова да бүләкләнде. Дмитрий Волков исә бакчачылык үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына һәм истәлекле медальгә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев