Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бәйрәм белән, гүзәлләребез!

«Энергетик» мәдәният йортында кешелекнең гүзәл затларына багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә районның иң уңган, хөрмәтле әниләре, хатын-кызлары чакырылды.

Гүзәл затларыбызны бәйрәмнәре белән котларга иң беренче булып сәхнәгә Тукай районы башлыгы Фаил Камаев күтәрелде.

- Бу бәйрәм-тагын бер тапкыр рәхмәт һәм соклану сүзләрен белдерү өчен күңелле сәбәп. Безнең районда сөйкемле, кыю, акыллы, максатчан, яраткан һәм ярата белгән хатын-кызлар яши. Хөрмәтле хатын-кызлар, сез тормышыбыз, матурлык һәм сөйкемлелек символы. Бүген бу залда авыл хуҗалыгында, социаль-мәдәни өлкәдә, коммуналь хуҗалыкта намуслы эшләүче хатынкызлар, эшмәкәрләр, хезмәткәрләр, күп балалы әниләр, тәрбиягә балалар алган аналар, инвалид балалар тәрбияләүчеләр бар. Махсус хәрби операциядә катнашучы геройларыбызның әниләре аерым хөрмәткә лаек. Чын ир-атларны тәрбияләгән өчен сезгә баш иябез, - диде район башлыгы.

Аннары Фаил Мисбах улы районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларны бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында: «Гигант» ҖЧҖ өлкән лаборанты Гөлсария Харисова, Калмия авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Салихова, Калмаш балалар бакчасы мөдире Диләрә Кашапова һәм башкалар.

Волонтерларны хөрмәтләү мизгеле күңелгә үтеп керерлек һәм онытылмаслык булды. Җыелган хатын – кызларның көчле алкышлары астында Бәтке мәктәбе укучылары чәк- чәкләр алып чыктылар.

Ләкин бәйрәмнең дулкынландыргыч һәм якты мизгелләре моның белән генә тәмамланмады. Район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, полиция бүлеге начальнигы Айрат Гавариев, хәрби комиссар Дамир Вәлиев сөйкемле ханымнарны матур шигырьләре белән котладылар. Аларның котлауларына кечкенә кыз Мирослава Федорова әтисе турында шигырь белән кушылды, аның әтисе хәзер Ватаныбыз чикләрен саклый.

Бәйрәм чарасы республиканың халык артисты Айрат Хәмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең искиткеч матур, тамашалы концерты белән дәвам итте. Мәдәният йорты сәхнәсеннән татар, рус, башкорт көйләре, төньяк халыклары җырлары яңгырады, дәртле биюләре күңелләрне кузгатты. Тамашачылар виртуоз-баянчылар Марсель Вахитов һәм Айрат Хәйруллин, җырчылар Рамил Хәкимов, Алмаз Сафин, Гөлназ Якшембетова, Фәнил Фәйзуллин чыгышларын көчле алкышларга күмделәр.

Концерт ахырында сәхнәгә Круглое Поле авылыннан хәрби хезмәткәр Руслан Сафинның әнисе Татьяна Сафина күтәрелде. Ул район җитәкчелегенә үз гаиләләренә, алгы сызыкта торучы якташларына күрсәткән гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәмдә катнашучыларның фикерләре:

Гөлнара Хәбирова, Бәтке авылы, аш-су остасы:

- Бүген мине бәйрәмгә чакырдылар Рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. Улым Илнар махсус операция зонасында. Безне хөрмәт итүләре, кадерләүләре сөендерә.

Насимә Шәйдуллина, Шөкрәле авылы, пенсионер:

- Улым Нәфис электрик булып эшләде, ярты ел элек контракт буенча хезмәт итәргә китте. Аның кайтуын гаилә белән көтәбез. Бәйрәмгә мине Иштерәк авылы башлыгы Гөлнара Гарифуллина чакырды, аңа рәхмәт.

Лилия Поднозова, Сәмәкәй авылы, савымчы:

- Без Красноярск краеннан Тукай районына күченгәнгә биш ел. Ирем зоотехн и к , үзем машина белән саву операторы булып эшлим. Ике улыбыз бар, кечесе политехник көллияттә укый. Мондый бәйрәмдә мин инде беренче тапкыр түгел. Бүген сәхнәгә чакырдылар, эшем өчен рәхмәт әйттеләр. Тормышны шулкадәр кискен үзгәртүенә шатмын. Монда хезмәт кешеләрен бик кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр.

Татьяна Дусманова, Борды авылы, пенсионер:

- Бәйрәмгә мине авыл җирл е г е башлыгы Роза Николаевна алып килде. Минем улым Александрны 2022 елның 30 сентябрендә мобилизацияләделәр. Күптән түгел ялга кайтты. Шәхси машинасында хезмәт урынына китәргә җыенды. Берничә сәгать эчендә авыл халкы машинаны гуманитар ярдәм белән тутырды. Барыгызга да зур рәхмәт. Районның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән котлыйм, үзем дә озак еллар ферма мөдире булып эшләдем, авыр авыл хезмәте турында ишетеп кенә белмим. Һәркемнең сәламәтлеге һәм эшендә уңышлары, ә улларын Ватанны саклауга озаткан аналарга бер теләк – балалар исән-сау кайтсыннар.

Эльвира Нафикова, Круглое Поле, волонтер:

- Бүген махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен г ум ан итар ярдәм әзерләүче хатын-кызларның хезмәтен югары бәяләделәр Бөтен зал алдында алтын куллы, челтәр ясаучы, оекбашлар бәйләүче, коры шулпалар әзерләүче, токмач кисүче һәм окоп шәмнәре ясаучы ягымлы ханымнарга чәк-чәк тапшырдылар, сәламләделәр, алкышладылар.

 

Рамил Миңнегалиев, Татарстанның атказанган артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш администраторы:

Бүген без шундый матур бәйрәмдә катнаштык, Тукай районы хатын-кызларын котладык. Күп еллар район белән хезмәттәшлек итәбез, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәмнәрдә, слетларда чыгыш ясыйбыз. Безгә шундый ягымлы, игелекле аудитория алдында чыгыш ясау бик рәхәт һәм шул ук вакытта җаваплы. Безнең бәйрәм концерты бик җылы кабул ителде, һәр номер көчле алкышлар белән озата барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев