Артур Шәмсиев: «Энем өчен көрәшәм»
Махсус хәрби операция башланганнан бирле, илебезнең күп ир-егетләре хәрби зонага үз теләкләре белән ил чикләрен сакларга дип китте. Кемдер кечкенәдән үк үз иленең чын патриоты, икенче берәүләр дусларына, туганнарына күзколак булырга дип хәрби хезмәт юлына басты.
Бүгенге язмабыз герое, Калмаш авылы егете Артур Шәмсиев хәрби зонага исә һич көтмәгәндә, уйламаганда барырга хәл итте.
Өч бертуган
Артур Шәмсиев гаиләдә булган өч малайның иң өлкәне. Энеләре Ленар, Искәндәр арасында ул иң аз сүзлесе, әйтергә теләгән фикерен җиде кат үлчәп, бер тапкыр әйтә торган ирләр калыбыннан. Бәлкем шуңадыр да, 2022 елның көзендә энесе Ленар мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына барырга уйлагач: «Тормышың бөтен. Торыр урының, менә дигән хатының, балагыз бар, матур гына яшәп ятасыз. Нигә ул сиңа?» – дип энесе өчен борчылып, төпле сораулар биреп, аны әлеге адымнан кире уйлатырга тырышкан. Ләкин, Ленар да: «Дусларым, авылдашлар ил чиген саклаган мәлдә шушы гәүдәм белән өйдә ята алмыйм инде мин», – дип бирешмәгән, барыбер үзе теләгәнгә ирешкән.
– Артур улым белән Ленар улым армия хезмәтен дә бергә үттеләр. Шул вакытта бер-берсен кочаклап, хезмәттәшләре белән төшкән фотосурәтләре күп аларның, – дип сөйли егетләрнең әниләре Роза апа. – Ленарның хәрби хезмәткә китәсен белгәч, Артур бик хафаланган иде, тәккә булмаган күрәсең. Ачуланып та алды үзен. Тик кая ул... – дип, йөрәк ярасы кузгалып, күзеннән тәгәрәгән яшьләрен сөртеп куйды ана.
Үткән елның кышында исә, Ленар фаҗигале рәвештә һәлак була. Ул кара көннәрне ничек уздырганнарын солдатның әти-әнисе, якыннары үзләре генә белә. Артур да тыштан каты күренсә дә, бертуганын югалту хәсрәтен үзенчә кичерә, бар вакытын тирән, авыр уйларда үткәрә. Менә шул вакытта ул да, хәрби хезмәткә китәргә дигән карарга киләдер дә инде.
«Мин сезне яратам!»
– «Ленар өчен көрәшергә барам», – дип хәбәр итте адымы турында Артур. Мин ул вакытта хәсрәттән ни тере, ни үле идем. Аңга килә алмый торган чаклар. Уртанчы улымны җирләгәннән соң берничә ай үткән иде инде ул вакытта. Олы улымның сүзләрен ничектер гадәти булмаганча тыныч кабул иттем. Каршы төшмәдем. Ләкин ул теләгәнчә генә җиңел булмады китүләр. Хәрби комиссариатка ничә тапкыр барса да, аны хәрби операция зонасына җибәрергә ашыкмадылар. Йөри торгач, Артур анда баруның башка юлын тапты, – дип искә ала Роза апа.
Артур Шәмсиев «Вагнер» шәхси хәрби компаниясенә кушыла. Авылдан киткәнче ул әтиәниләре белән күрешә, башка беркемгә дә үзенең ерак юлга чыгасы турында артык сөйләнми. Холкы үзенекен итә.
Өйдә үзе генә булып, китәр вакыт җиткәч, Артур шкафның бер почмагына: «Мин сезне яратам!!!» – дип язу язып калдыра. Роза ханым улының әлеге юлларын әле дә саклый, сөртми.
Сынаулар ирне чыныктыра
«Вагнер»ларның уку үзәгенә барып җитү үзе бер маҗара булса да, Артурның хәтерендә аларны ничек хәрби хезмәткә әзерләүләре истәкала. Яшьли армиянең нәрсә икәнен татып караган иргә, ул вакыттагы күнегүләр, укулар «Вагнер»дагыга караганда күпкә җиңел булып тоела. Иртә-кич, тәҗрибәсе зур булган инструкторлар аларга һәммәсен күрсәтә, кырыс шартларда операция зонасында үзеңнең һәм иптәшеңнең гомерен саклап калырга ярдәм итүче күнекмәләргә төшендерәләр. Ялгышлар булганда, бар кырыслыгы белән һәрнәрсәне яңадан эшләтәләр – җавап тоту каты була.
Артур ул сынауларны җиңел булмаса да, дәрәҗәсен югалтмыйча, чын ирләргә хас сабырлык, үҗәтлек белән уза. Махсус хәрби операция зонасына барып җиткәч, укуларда булган күнегүләр, киңәшләр аның гомерен ничәмәничә тапкырлар саклап кала. Тир, кан белән бергә узган сынаулар аны чыныктырып, күп нәрсәгә өйрәтә.
Аннары Артур Шәмсиевның кыска вакытлы ял вакыты килеп җитә. Ул якыннарын күрергә дип туган ягына кайта.
Кире кайтырга тели
– Ялга кайткан мәлдә, хәрби иптәшләре янына кире әйләнеп кайтмаячагы турында уйламады да ул. Мин исә ул вакытта улымның кая киткәнен тәгаен аңлап, аның анда кире китүен теләмәдем. Аннары, шәхси хәрби компания белән бәйле үзгәрешләр килеп чыкты. Аның хәрби зонага китеп, ил чиген сакларга теләге әле дә зур…
Улларым яхшы минем. Һәммәсен дә яратам. Алар белән ана буларак горурланам да, Аллаһы Тәгаләгә бар рәхмәтләремне укыйм. Илләребез тыныч булсын, ирләребез, улларыбыз исәнлекләре белән өйләренә кайтсыннар, амин, – дип төгәлләде сүзен Роза Мингалимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев