Ән иләр – иң хөрмәтле кешеләр
Үткән шимбәдә «Энергетик» мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Әниләрнең йөрәк җылысы» исемле мәдәни чара үткәрелде.
Зур мәгънәләрне үз эченә алган бәйрәм чарасында Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Камил Рим улы Нәҗмиев катнашты һәм чыгыш ясады.
Тукай районында яшәүче, төрле тармакларда хезмәт куючы, гаилә учагын саклаучы, ил сагында торучы һәм Ватан азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаучы батыр уллар тәрбияләп үстергән хатын-кызларга хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.
Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Камил Нәҗмиев районыбыз җирлегендә яшәүче барлык аналарны бәйрәм белән тәбрикләде: «Бүген иң якты, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне! Әлеге бәйрәм көне белән барлык әниләрне тәбрик итәм.
Бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә хезмәт итүче, ил иминлеге сагында торучы ир-егетләребезнең аналарына рәхмәтлебез. Үз иле өчен җан аткан батыр уллар, чын ир-атлар тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле аналар. Теләгебез бер – ир-егетләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Ил-көннәр тыныч, күк йөзе аяз булсын!
Олы хөрмәткә һәм зур ихтирамга лаек әниләр! Озын бәхетле гомер кичереп, гаилә җылысында яшәргә язсын сезгә. Күңелләрегез hәрчак тыныч булсын, балаларыгыз hәм якыннарыгыз кадер-хөрмәтендә, матур hәм имин тормышта яшәргә язсын. Бәяләп бетергесез хезмзтегез, миһербанлыгыгыз өчен тагын бер кат рәхмәтемне җиткерәм», – диде һәм хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.
Җиргә – матурлыкны, илгә – батырлыкны, сез бирәсез газиз әниләр!
«Болгар» бию театры әзерләгән концерт номерларын тамашачылар – хөрмәткә лаек аналар җылы кабул итте, алкышларга күмде.
«Советлар Союзы Герое Нурмый Хәләф улы Шәрипов исемендәге» Теләнче Тамак урта гомум белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Чулпан Әхмәтшинага «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» исеме бирелде.
Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Хөсәинова «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы ассоциясенең мактаулы хезмәткәре» Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
«Тукай муниципаль районы мәдәният һәм ял үзәге» хезмәткәре, «Сандугач» вокаль ансамбле җитәкчесе Лилия Муллагалиева «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде.
Аналар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе ва зыйфас ын башкару чының Рәхмәтенә данлы аналар – батыр уллар тәрбияләп үстергән әниләр лаек булды:
– Шилнәбаш авыл җирлегендә яшәүче Глафира Шамукаева.
– Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүче Рая Гарәфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев