Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Александр Белов: «Мин анда кирәк»

– Ирем хакында баш миенә кадәр хәрби кеше дип әйтә алам. Аны белгәннән бирле ул хәрби темага булган һәрнәрсәгә исе китеп, һәрнәрсәне аңлый, белә, кулы ята торган кешеләрнең берсе. Алдын-артын уйлый торган чын стратег. Табигате шундый булганга, мин аның контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китәргә дигән карарын тыныч кабул иттем, – ди Александр Белов турында җәмәгате Диләрә ханым.

Сизеп торды

Беловлар гаиләсе районыбызның Комсомолец поселогында үз йортлары, үз хуҗалыклары белән көн итә. Александр Александрович тумышы белән «Татарстан» совхозы поселогыннан, Диләрә Мирхәтовна исә бөтенләй үк Чаллыдан булып чыкты. Төрле шартларда тәрбияләнеп үссәләр дә, алар бер-берсен табып, матур гаилә корып, авыл җирлегендә төпләнгәннәр.

– Хәрби хезмәткә киткәнче, Александр Чаллыда банкта инкассатор булып эшләде. Мин исә ветеринария табибы булып хезмәт итәм. Бергә өч ул тәрбиялибез. Иң өлкән улыбызга тиздән унсигез яшь тулачак, уртанчы улыбызга унөч, кечкенә улыбызга ун яшь. Әтиләре хәрби операциядә чакта алар минем куанычым-юанычым да, иң зур булышчыларым, – дип әйтте гаиләләре турында Диләрә ханым.

Ул шулай ук тормыш иптәше турында да шактый сөйли. Александрның армия хезмәтендә элемтәче булуын, аннан ефрейтор званиясен алып кайтуы, яңалыклар карап, башка чыганаклардан үзен кызыксындырган мәгълүматларны эзләп табып, илдәге сәяси хәлләр турында, башка илләр белән булган мөнәсәбәтләргә бәя бирә белүен, һәрнәрсәне аңларга, төшенергә яратуын да билгеләп үтә.

– Александр иртәмесоңмы безгә үз илебез чикләрен сакларга, ир-егетләребезнең хәрби хезмәткә барасын күптәннән үк белеп, сизеп торды. Кырым белән бәйле хәлләрдән соң бу хакта еш әйтә иде. Шуңа күрә, махсус хәрби операциянең башлануын да ул тыныч кабул итте. Ул аңа акылы, бар эчке-тышкы дөньясы белән әзер булды, – диде Диләрә Белова.

«Барма», – димәдек

Хәрби операция башланып, елдан артык вакыт үткәннән соң, гаилә башлыгы үзе дә шул якка җыена башлый. Августның 9да хәрби комиссариатка барып, контрактка кул куя, карары турында якыннарына игълан итә. Мондый яңалык ир хатыннарын гадәттә шаккаттырып, кара хәсрәткә салса, Диләрә Мирхәт кызы моны тыныч кабул итә.

– Мин иремнең холкын бик яхшы беләм. Әгәр дә ул нидер әйтсә, нәрсәдер эшләргә уйласа, аны кире уйлату, шул ниятеннән баш кагырга мәҗбүр итү – мөмкин булмаган эш. Шуңа күрә, мин тавыш чыгармадым, еламадым, «Барма», – димәдек. Аның карарын аңлап, хөрмәт итеп кабул иттем. Ә 13 август көнне без аны хәрби хезмәткә озатып калдык», – дип искә ала хәрбинең хәләл җефете. – «Анда егетләр элемтәсез утыра. Мин анда кирәк!» – дигән сүзләре әле дә хәтеремдә…

Александр Беловның хәрби хезмәткә китүенә тиздән бер ел була. Шул вакыттан бирле аның кыска вакытлы ялга кайтканы булмаган әле. Башта, элемтәче булып барган җиреннән ирне пилотсыз оча торган аппарат белән идарә итүче операторга укытканнар. Андый кешеләрне хәрби хезмәт зонасында алыштыручылар бик аз икән. Шуңа күрә, Александр Александрович өйгә кайтмый, бурычын үтәргә кала.

– Операторга ул үткән елның ноябрь-декабрь айдарында укыган иде. Әле менә хәзер дә ул икенче югары хәрби белем ала. Аны тәмамлагач, лейтенант званиясенә ия булачак. Моңарчы, ул яшь чагында педагогия юнәлешендәге югары уку йортын тәмамлап чыкты. Шунысын да әйтергә кирәктер дип саныйм: күптән түгел иремне взвод командиры итеп куйдылар. Шундый зур вазыйфага билгеләгәч, ялга кайту вакыты тагын кичектерелер дип уйлыйм. Бик сагынабыз инде үзен. Ул да безне юксына, шалтыратканда минем, балаларымның, әти-әнинең хәлләре белән кызыксына. Шул сөйләшүләрнең берсендә, укуы турында сүз чыккач: «Син хәзер рәсми рәвештә офицер хатыны инде», – дип шаяртып куйды, – дип елмая Диләрә ханым.

Яхшысын гына теләп

Телефоннан аралашкан вакытта ир белән хатын начар әйберләр турында сөйләшмә скә тырышалар. Бар сүз киләчәккә, йорт эшләре, балалар, якыннарга барып тоташа. Диләрә Мирхәтовна әйтүенчә, Александр Александровичның кәефе көр, үзенең хәрби бурычын үтәргә ул һәрвакыт әзер.

– Бары тик яхшыга өметләнеп, яраткан иремне, балаларыбызның әтисен түземсезләнеп көтәбез. Ул улларыбыз белән дә, минем, үзенең әти-әнисе б елән дә һәрдаим элемтәдә. Әтием Александрны үз улыдай якын күрә, очрашкан чакларында сөйләшеп туя алмыйлар иде. Менә тиздән тормыш иптәшем ялга кайтыр да, бергә түгәрәк өстәл артына утырып, чәйләп, рәхәтләнеп сөйләшербез дигән хыялларда яшим. Ничек кенә булмасын, без һәммәбез дә аның белән горурланабыз, үзенә дә, хезмәттәшләренә дә хәрби хезмәтләрендә уңышлар телибез, – дигән теләкләрдә калды хәрбинең хатыны соңгы сүз итеп.

Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев