Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Айрат Сехин: «Илемнең патриоты мин»

Круглое Поле егете Айрат Сехин әлеге вакытта махсус операция зонасында хәрби бурычын үти. Анда ул үз теләге белән үткән елның җәендә контракт төзеп киткән булган.

– Без Айрат белән Круглое Поледа яшибез. Контракт белән хәрби хезмәткә киткәнче, ирем экологик компаниядә эшли иде, мин исә поселогыбыздагы ФАПта участок шәфкать туташы булып хезмәт итәм, – дип сөйли яраткан тормыш иптәше турында Айрат Сехинның җәмәгате Юлия.

Күптән түгел, 13 июнь көнне хәрбинең туган көне – Айратка 30 яшь тулган. Гомер бәйрәмен ул гадәти көндәгечә хәрби хезмәттә, иптәшләре белән бергә каршы алган.

«Ир кеше бит!»

22 яшьлек Юлия Сехина ире турындя яратып, бар җанын биреп сөйли. Исемен телгә алганда ук аның тавышыннан җылылык иңә, күзләре «көлә».

– Айрат киң күңелле, ярдәмчел, тормышка гел позитив күзлектән генә карый. Кем генә аңа шалтыратса да, нинди генә сорау яки мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсә дә, беркемне игътибарсыз калдырмый. Һәркемгә киңәш белән дә, эш белән дә ярдәм итәргә тырыша. Көченнән килгәнне барын да эшли. Көнме ул, төнме – мөһим түгел: Айрат йөрәге кушканча, «булышам», – дип өйдән чыгып китәчәк.

Аннары, ул бик ачык шәхес. Аның белән сөйләшер сүзнең беткәне юк, боегып утырмыйсың. Ул өйнең җаны да, тоткасы да, – дип сыйфатлый ирне Юлия.

Сехиннар – яшь пар. Туйларына быел августта ике ел булачак. Кыз белән егет өйләнешкәннән соң, 2022 елның сентябрь аенда илдә өлешчә мобилизация игълан ителә. Шул вакытта Айрат та хәрби хезмәткә китәргә уйлый башлый. Аның чакрылыш буенча армиягә барып хезмәт иткәне булмаса да, яшь ир Круглое Поле послогының җирле үзидарәсенә барып, үз исеменә повестка килдеме-юкмы икән дип кызыксынып йөри башлый.

– Ул вакытта мин Айраттан: «Синең нәрсә, анда китәсең килә мени?!» – дип сорадым. Ә ул миңа: «Белергә кирәк. Бәлки мине дә хәрби хезмәткә чакырырлар. Мин ир кеше бит. Алсалар, барачакмын», – дип җавап бирде. Шушы хәлдән соң, көндәлек тормыш белән әлеге сорау онытылып торды. Әтиәниләр, туганнар, дуслар белән аралашып, эш белән үтте вакыт. Ә үткән елны кабул иткән карары белән Айрат безне шаккаттырды, – диде Юлия Сехина.

Шундый ук

2023 елның җәендә, тәгаен генә әйткәндә, 7 июль көнне Айрат хәрби комиссариатка киткән. Яшь хатынына ул: «Медкомиссия үтәргә кирәк иде», – дип аңлата. Юлия әлеге медицина тикшерүен армия хезмәтенә яраклы ир-егетләрнең ел саен уза торган гадәти бер эше итеп кабул итә һәм моңа артык әһәмият бирми. Ә шул ук көнне төштән соң, ире хәрби комисариаттан алган кәгазьләрне күрсәтә.

– «Нәрсә бу?», – дип сорадым. Ул аның кул куелган контракт икәнен әйтеп салды. Исләрем, акылларым китте. Айратны үзем дә, әти-әниләр дә әлеге адымыннан кире кайтырга, күндерергә тырышып карадык. Ләкин ул барысын да хәл иткән иде инде.

«Миннән дә өлкәнрәк абыйлар, япь-яшь малайлар шунда, илебез чикләрен саклый. Мин өйдә качып утырырга җыенмыйм. Бергә тотынсак, хәрби операцияне тизрәк тәмамлап, кире кайтырбыз. Син дә минем белән горурланырсың», – дип кенә әйтте. Шул ук көнне кирәкле әйберләрне җыеп, авыр булса да, аның карарын кабул итеп, иремне күз яшьләре белән хәрби хезмәткә җибәрдек, – дип әйтте Юлия Викторовна.

Шул киткән көннән соң аларны телефон аркылы кыска хәбәрләр, сирәк шалтыратулар гына бәйләп тота. Шуңа да карамастан, яшь пар бер-берсенә терәк булып кала бирә, авыр чакларда бер-берсенең күңелен күрә.

Айрат Сехин беренче кыска вакытлы ялга нибары ун айдан соң гына кайта ала.

– Бу елның 12 апреле минем өчен иң бәхетле көннәрнең берсе булгандыр ул. Төнлә, йоклаган җиремнән иремнең дусты миңа шалтыратып, ниндидер бер сылтау белән урамга дәште. Ә чыксам, машинада чәчәк бәйләмнәре белән Айрат утыра. Көтелмәгән, бик шатлыклы мизгелләр булды ул!

Ирем йөзгә бераз үзгәргән иде. Моны мин шунда ук күреп алдым. Күзләренә җыерчыклар яткан, чигәләренә көмеш төшә башлаган. «Әллә картайгансың инде, Айрат?» – дип борчылып та, яратып та дәштем үзенә. Ә ул хәрби хезмәтнең җиңел түгел икәнен әйтеп, елмаеп кына куйды. Әйе, ирем тыштан үзгәрсә дә, эчке дөньясына, шөкер, зыян килмәгән иде. Мин белгән, мин яраткан Айрат булып калган, тормышка булган мәхәббәтен, шаянлыгын, холкының бар уңай якларын саклап кала алган, үзгәрмәгән, – Юлия Сехина бу хакта сөенеп сөйләде.

Кыска вакытлы ял вакытында ир белән хатын бергә ялга барырга уйлаганнар. Билетлар юнәтеп, Карачаево-Черкесиягә, Кавказ якларына киткәннәр.

«Яхшы карар булды әле бу. Өйдә дүрт стенага карап ятканчы, матур табигать почмагында булып, дөнья күреп кайттык», – дигән уртак яллары турында моңарчы чит җирләрдә булмаган ир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев