Тукай районы прокуратурасы пенсия түләүләрен вакытында тапшырмау очрагын ачыклады
Тукай районы прокуратурасы районда яшәүче хатын-кызның социаль хокуклары бозылу турындагы мөрәҗәгате нигезендә почта элемтәсе бүлеге хезмәткәрләренең эшчәнлеген тикшерде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, 2025 елның октябрендә дәүләт тарафыннан бирелә торган пенсия акчасы үз иясенә закон буенча билгеләнгән срокта тапшырылмаган. Түләүләрнең тоткарлануы почта элемтәсе бүлекчәсенең вакытлыча эшчәнлеген туктатып торуы белән бәйле булган, чөнки хезмәткәр уку буенча отпускка киткән. Әмма оешма җитәкчелеге тарафыннан хезмәткәрне вакытында алыштыру чаралары күрелмәгән, шулай ук акчаларны таратуның альтернатив графигы да төзелмәгән.
Гамәлдәге законнар нигезендә пенсия акчасы билгеләнгән көнне, бернинди тоткарлыксыз түләнергә тиеш. Хезмәт процессын тиешенчә оештырмау һәм җаваплы вазифаи затлар тарафыннан контроль булмау нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданин акчасыз калган.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, әлеге очрак почта хезмәткәрләренең үз бурычларын тиешенчә үтәмәү һәм федераль закон таләпләрен игътибарсыз калдырулары нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Ачыкланган хокук бозуларны бетерү һәм киләчәктә мондый фактларга юл куймау максатыннан, прокуратура «Россия почтасы» АҖ филиалы — «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе җитәкчесе исеменә күрсәтмә кертте.
Гражданинның хокукларын торгызу мәсьәләсе күзәтү органы контроленә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев