Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Суд приставлары районга кайта

Озакламый приставларга сораулары булган тукайлылар Яр Чаллыдагы адреска мөрәҗәгать итә алачак. Суд приставлары Яр буе Габдулла Тукай урамы, 8/22 йортында урнашачак. 

1 июльдән Менделеевск һәм Тукай районнары буенча суд приставлары хезмәте ике мөстәкыйль бүлеккә бүленде.
Хәзер суд приставлары бурычлыларга карата эшләрне аларның яшәү урыны буенча кузгаталар. Халыкны кабул итү исә вакытлыча Менделевск шәһәрендә Пионерская урамы, 9нчы йорт адресы буенча башкарыла. 

Реорганизация беренче чиратта халыкка уңайлыклар тудыру максатыннан эшләнә. Үзгәрешләр шулай ук суд приставлары эшен нәтиҗәлерәк итү өчен кертелә. 
Бүлекчәләрнең эш графигы да үзгәрде. Гражданнарны һәр сишәмбе 9.00-13.00 сәгатьләрдә һәм һәр пәнҗешәмбе 13.00-18.00 сәгатьләрдә кабул итәләр. Эш көннәрендә һәр көнне гражданнар дежур приставка мөрәҗәгать итә алалар. Аңа тиз арада хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләр – акчалардан арестны алу, керемнәрдән тотыла торган акчаның күләмен киметү, милектән чикләүне алу, алимент буенча бурычларны исәпләтү кебек сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев