Курьер-мошенниклар шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде
Суд Казанда яшәүче ике кешене 65 яшьлек ир-атны алдап 6 миллион сум акчасын үзләштерүдә гаепле дип таныды. Алар өч елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.
Лениногорск шәһәр прокуратурасы мошенниклык турындагы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд Казанда яшәүче ике кешене акча үзләштерүдә гаепле дип таныды.
2025 елның сентябрендә алар кукыту юлы белән 65 яшьлек ир-аттан 6 миллион сум акча алган. Имеш, аның счетыннан чит илгә акча күчерелгән һәм моның өчен җинаять җаваплылыгына тартылачаксың дип алдыйлар. Зыян күрүчедән алынган акчаларны гаепләнүчеләр оештыручыларга күчергән, ә бер өлешен үзләренә калдырган.
Суд карары нигезендә, гаепләнүчеләргә өч елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев