Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Кибердружина – нәрсә ул?

Үсмерләрнең хокук бозуы, шартлаткычлар әзерләп җинаять эшләргә әзерләнүе, үз-үзенә кул салуы турындагы хәбәрләр мәгълүмат чараларында әледән-әле күренеп тора. Интернет сәхифәләрендәге тискәре агымнарга кушылып китү куркынычы да беренче чиратта аларга яный, чөнки үсмерләрнең ныгып җитмәгән үзаңы йогынтыга тиз бирешүчән. 

Интернет битләрен хокук саклау органнары даими тикшереп тора. Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегендә эстремизмга өндәүче, агрессив һәм тискәре йогынтылы мәгълүмат тарата торган сайтларны һәм аерым кешеләрне ачыклау белән махсус оештырылган «Лидер» төркеме шөгыльләнә. 
Балаларны һәм яшь-
ләрне Интернет сайтла-рының тискәре йогынтысыннан саклауның тагын бер юлы – «Кибердружина» эшчәнлеген алып бару. «Кибердружина» – виртуаль җинаятьчелеккә каршы көрәшүчеләрнең иҗтимагый хәрәкәте, ул ил күләмендә шушы юнәлештә эшләүче яшьләрне берләштерә. Тукай районында да яшьләр белән эшләү оешмалары вәкилләреннән һәм мәгариф хезмәткәр-ләреннән торган «Кибердружина» эшли. Аның «юл картасы», ягъни 2020-2022 елларга чаралар планы расланган. Кибердружиначылар балаларның һәм үсмерләрнең тыелган сайтларга керүенә күзәтчелек итәләр. Әйтик, ФОРПОСТ яшьләр үзәге әлеге юнәлештә актив эшчәнлек алып бара. Мәктәпләрдә укытучылар балаларга һәм ата-аналарга зыянлы сайтлардан саклану ысуллары турында аңлаталар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев