Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Хокук бозу яхшылыкка илтми

Яшьләр арасында җинаятьчелекне кисәтү максатыннан Калмаш мәктәбенә районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе әгъзалары килде. Алар укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрде. 

Кайсы төр җинаятьләр өчен административ, кайсы төрләре өчен җинаять җаваплылыгы каралган, җинаять җаваплылыгына нинди очракларда, ничә яшьтән тарталар? Шушы һәм башка күп төрле сорауларга җаваплар алдылар укучылар. Мошенниклык, урлау, кеше сәламәтлегенә зыян китерү, кыйнау кебек хокук бозуларның ахыры бик начар тәмамланачагын аңладылар. 
Балаларның үз куркынычсызлыкларын тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Каникуллар вакытында юлларда, урамнарда, сулыклар янында үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды.
Үсеп килүче буынга мондый файдалы чаралар бик кирәк. Аларга үзләрен саклау һәм яклау кагыйдәләрен белү мөһим. Шуңадыр, очрашуда балалар бик актив булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев