«Җиңел акча» төрмәгә илтә
Россия Тикшерү комитеты яшүсмерләр арасында популярлашучы «дропперлык» һәм sim-бокслар белән эшләүнең аяныч нәтиҗәләре турында кисәтә.
Россия Тикшерү комитеты яшүсмерләргә кисәтү ясый: акчаны законсыз әйләнешкә кертүдә, шул исәптән «дропперлыкта» катнашу җинаять җаваплылыгына китерә. Дроппер — алдау яки башка төрле җинаять юлы белән табылган акчаларны куллануда ярдәм итүче арадашчы.
Вербовкалаучылар гади генә эшләр өчен — акча күчерү, банкоматтан акча алу яки үз исемеңә карталар рәсмиләштерү өчен — зур табыш вәгъдә итә. Нәтиҗәдә, яшүсмерләр үзләре дә аңламыйча җинаятьтә катнашучыга әверелә. Бу эшкә җәлеп итү еш кына социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша бара.
Тагын бер яңа куркыныч схема — sim-бокслар белән эшләү. Монда яшьләр чит илдәге җинаятьчеләр өчен sim-карталарны алмаштырып тора. Россиядә мондый гамәлләр өчен алты елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.
Тикшерү комитетында: «Җиңел акча бик кыйммәткә төшә. Анонимлык — ул алдау гына», — дип искәрттеләр. Әти-әниләргә балаларының сатып алган әйберләренә һәм тәртибенә игътибарлы булырга, аңлату эшләрен алып барырга һәм җинаятьтә катнашуның аянычлы нәтиҗәләрен аңлатырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев