Хәрбиләребез өчен чәй һәм токмач
Туган як җылысы белән сугарылган ярдәм — иң кадерлесе.
Мәләкәс авыл китапханәсендә волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен хуш исле үлән чәйләре тутырдылар. Бу чәйләрдә туган йорт, туган җир җылысы тупланган диярсең. Ә Калмия авылы активистлары китапханәгә токмач кисәргә җыелдылар. Өй токмаччыннан пешерелгән аш иң тәмлесе бит инде ул. Бу продуктлар безнең егетләребезгә кайгыртучанлык һәм игътибар билгесе буларак зур гуманитар йөк белән барып ирешер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев