Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Ярдәм янәшә

Тукай районыннан СВО зонасына 46 нчы гуманитар конвой җибәрелде

Яңа поселогында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы митинг узды. Чарада Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев катнашты.

Бәйрәм алдыннан районнан махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә чираттагы, 46 нчы гуманитар ярдәм партиясе озатылды.

Митингта чыгыш ясап, Камил Нәҗмиев волонтёрларның бердәм хезмәте, битараф булмаган район халкы, ветераннар һәм укучыларның актив ярдәме нәтиҗәсендә барлыгы 260 тоннадан артык гуманитар йөк китерелүен билгеләп үтте.

«Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк район халкы берләште һәм бүген дә безнең сугышчыларга мөмкин булган барлык юллар белән ярдәм итә. Һәр ярдәм — ул туган йорт җылысы, сакчыларыбызны җиңү белән көткән кешеләрнең күңеленең бер өлеше», — диде район башлыгы.

Ул гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерде.

Митинг ахырында Камил Нәҗмиев чарада катнашучылар белән бергә,  Ватанны саклаучылар истәлегенә ихтирам йөзеннән, Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Чыганак: Тукай районы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев