Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Ярдәм янәшә

Тукай районы башлыгы СВО зонасына гуманитар ярдәм илтте

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Тукай районы халкыннан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә 46 нчы гуманитар ярдәм озатылды. Бу изге эш сугышчыларга ярдәм күрсәтү һәм бәйрәм көннәрендә аларга рухи терәк булу максатыннан оештырылды.

Күптән түгел гуманитар йөк, Камил Нәҗмиев җитәкчелегендә, билгеләнгән урынга исән-сау барып җитте.

«Бу көннәрдә без махсус хәрби операция барган зонада булдык. 430 нчы һәм 86 нчы полкларга, шулай ук 57 нче һәм 114 нче бригадаларга гуманитар йөк тапшырдык. Районыбыздан техника, төзелеш материаллары, җылы кием-салым, маскировка челтәрләре, исемле посылкалар һәм башка бик күп кирәк-яраклар илттек. Сугышчыларның кәефе яхшы, алар безнең белән очрашуга шатландылар,  район халкына ярдәмнәре һәм игътибары өчен рәхмәт белдерделәр», — дип уртаклашты район башлыгы социаль челтәрләрдә.

Моннан тыш, сәфәр барышында Камил Нәҗмиев алгы сызыкка якын урнашкан госпитальдә дә булды. Ул анда дәваланучы хәрбиләргә дарулар һәм күчтәнәчләр тапшырды, сугышчылар белән аралашты, аларны җылы сүзләр белән рухландырды.

Район башлыгы гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде һәм Ватанны саклаучылар өчен тылның ярдәмен, кайгыртуын һәм бердәмлеген тою аеруча мөһим булуын ассызыклады.

Чыганак: Тукай районы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев