Яшьләр үзәгендә эш кайный
«Кнәз кыр кухнясы» волонтерлары махсус операциядәге хәрбиләргә ярдәм итүләрен дәвам итәләр.
Яңа ел ялларында МХОга җибәрү өчен коры паеклар тутырганнар. Бу төрле боткалар, ашлар, кишердән ясалган салатлар, яшелчә өстәлгән макароннар, компотлар һәм Кнәздә махсус МХОга дип эшләнгән баллы прәннекләр.
Жан җылыбызны биреп эшлибез. Егетләргә ярдәм итә алсак, аларның хезмәт итү шартларын бераз булса да яхшырта алсак, без бәхетле! Хәрбиләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар, дигән теләкләре белән уртаклаштылар волонтерларыбыз.
Фотолар Княз мәдәният йортыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев