Батыр сугышчы гаиләсенә ихлас ярдәм
Ярдәм итү өчен күп кирәкми, бары тик игелекле йөрәк һәм тырыш куллар булу мөһим.
Комсомол мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы Петр Федотовның әти-әнисе янында булып, хуҗалык эшләрендә булыштылар. Балалар кышкы бураннардан соң ишегалдын кардан чистарттылар.
Людмила Николаевнаның рәхмәтле карашы һәм җылы сүзләре волонтерлар өчен иң зур бүләк булды.
Бергә булганда без көчле! Сакчыларыбызның гаиләләрен игътибардан калдырмаган укучыларга афәрин дибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев