«Фронт тылда башлана»: Валерий Тигр хәрбиләргә һәм волонтерларга ярдәм итә
МХО башланганннан бирле Тукай районы депутаты Валерий Тигр хәрбиләргә һәм волонтерларга һәрдаим булышып тора. Ул үзенең акчаларына автомобиль, квадрокоптер, запас частьләр һәм башка кирәк-яраклар сатып алган.
Валерий Тигр «Фронт тылда башлана» ди. Нефтебаза поселогында күп балалы Зариповлар гаиләсе яши. Алар өйләрендә продуктлар һәм беренчел кирәк-яраклар җитештерү цехы оештырганнар. 2025 елда гаилә 10 мең порция аш, 5 мең шәм һәм 150 мең чәй җыелмалары әзерләгәннәр.
Бу гаилә турында белгәч, депутат аларга булышырга тели. Ул Зариповларга, җитештерүне тизләтү максатыннан, яшелчә киптерү өчен җиһазлар алып бирә һәм тоннадан артык ярма белән тәэмин итә.
Валерий Тигр тылда хезмәт итүчеләргә ярдәм итү — хәйриячелек кенә түгел, ә һәркемнең бурычы, дип саный.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев