Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Ярдәм янәшә

Бердәмлек һәм ярдәм үрнәге: Сәмәкәй волонтерлары Азнакай районында

Бүген безнең Сәмәкәй авыл жирлегенең волонтерлары күрше Азнакай районың Тымытык авылына мөһим сәфәр кылды. Сәфәрнең максаты — СВОда катнашучы егетләребез өчен бик мөһим эшкә — шлемнарга маскировка чехоллары (надшлемниклар) ясарга өйрәнү иде.

Бу экипировка элементлары маскировкада һәм өстәмә саклауда төп роль уйный, алгы сызыкта гомерләрне саклап кала. Һәрбер надшлемник – ул гади тукыма гына түгел, ул – өстәмә куркынычсызлык һәм егетләребез ерактан да тоя алырлык ихлас кайгыртуыбыз. Безне Азнакай районының “Бал кортлары” волонтер-хезмәттәшләребез җылы каршы алды. Алар бу юнәлештә зур тәҗрибә туплаганнар иде. Алар үзләренең осталык серләре белән теләп уртаклаштылар, эшнең барлык нечкәлекләрен күрсәттеләр — материал сайлаудан алып ювелир төгәллек белән җыюга кадәр. Бу бары тик ясарга өйрәнү генә түгел, ә игелек һәм үзара ярдәм энергиясе белән уртаклашу буенча да чын осталык дәресе булды. Без аларның эшенең ничек оештырылуын күрдек һәм бик күп кыйммәтле идеяләр алдык. Без яңа белемнәр белән, Азнакай районы дусларыбызның үрнәгеннән рухланып кайттык. Хәзер безнең төркем үзе дә актив рәвештә надшлемниклар җитештерүгә керешергә әзер, шулай итеп без сакчыларыбызга тагын да нәтиҗәлерәк ярдәм итә алачакбыз. Азнакай районы волонтерларына кунакчыллыклары, ачыклыклары һәм бәһасез тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерәбез! Бергә, көчләрне берләштереп, без тагын да көчлерәк булабыз! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев