Сәлам
Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең өммәтенә җиде васыять калдырды һәм ул васыятьләрне үтәргә боерды: авыруның хәлен белү, җеназага иярү, төчкерүчегә рәхимлек теләү, зәгыйфь кешегә ярдәм итү, кыерсытылган кешене яклау, ант бирүчене антын үтәүгә этәрү һәм сәлам тарату.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Иман китермичә җәннәткә кермәссез, бер-берегезне яратмыйча иман китермәссез, – диде. – Сезгә бер нәрсәне өйрәтимме, әгәр ул эшне кылсагыз, бер-берегезне яратырсыз. Арагызда сәлам таратыгыз”. Пәйгамбәребез әйтте: “Нәрсәдәдер утырып баручы – җәяүлене, җәяүле – утыручыны, аз җәмәгать – зур җәмәгатьне, кечкенә – өлкән кешене беренче сәламли”. Сабыйларны да сәлам белән хөрмәтләргә кирәк Сәлам аларны тәрбияли һәм күңелләрен күтәрә, дигән. Сабыйлар яныннан үтеп барганда пәйгамбәребез аларга матур итеп сәлам биргән. Бервакыт Әнәс ибн Мәлик тә урамда җыелып торган балаларга сәлам бирә һәм: “Аллаһның илчесе шулай эшли иде”, – дип әйтә.
Безнең халыкта көненә бер мәртәбәдән дә артык күрешмәү гадәткә кергән. Бүген бер тапкыр күрештек инде, диләр. Пәйгамбәребез с.г.в.: “Берегез кардәшен очратса, аңа сәлам бирсен. Әгәр дә таш, агач, яки стена сәбәпле аерылышып, соңыннан тагын очрашсалар, тагын сәлам бирешсеннәр”, – диде. Димәк, ислам дине безгә күрешкән саен бер-беребезгә Аллаһның сәламен, иминлек теләргә киңәш итә. “Сәлам бирергә саранланган кеше иң саран кеше”, – ди пәйгамбәребез (с.г.в.). Мөселман кешеләргә очрашканда ничек сәлам бирсә, аерылышканда да сәлам бирә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Берәрегез кешеләр җыелып торган җиргә килсә, сәлам бирсен. Китәргә теләсә, сәламләсен. Икенче сәламнең беренчесеннән бер кимчелеге дә юк.”
Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-хатыйбы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев