Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Мөселман кибетләрендә хаталы китаплар күбәйгән

Татарстан Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә дини китапларның хаталы тәрҗемәләре мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узган. Анда мөфти урынбасарлары, Голәмәләр шурасы әгъзалары, имамнар, дин галимнәре, теологлар һәм юристлар катнашкан. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Очрашу Казан кибетләрендә сатылган дини китапларны тикшерү нәтиҗәләреннән соң оештырылган. Мөселманнардан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр нигезендә үткәрелгән тикшерүдә мәгънәсе бозылган, каршылыклы фикерләр таратучы һәм сыйфатсыз тәрҗемәләр күп булуы ачыкланган.

Камил хәзрәт тәрҗемә өчен гарәп һәм рус телләрен белү генә җитмәвен, тәрҗемәченең махсус дини белемгә ия булырга тиешлеген билгеләп үткән. Белгечләр фикеренчә, мондый хаталы китаплар исламны дөрес аңламауга, радикаль фикерләр таралуга һәм җәмгыятьтә каршылыклар барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин.

Очрашуда сыйфатлы, дөрес тәрҗемә ителгән дини китапларны күбрәк бастыру һәм бу юнәлештә дәүләт белән уртак эш алып бару кирәклеге ассызыкланган.

Фото: ТР МДН сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев