Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Кем батыр?

Тормышта акылны чыгара торган әйберләр бар. Шу­ның иң беренчесе — ачу. Ә ачуны тыеп тора алу сәләте, аны тышка чыгармау — акыллылык билгесе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нең бу турыда бик күп хәдисләре бар. Менә кайберләре: «Кыз­ма», «Ачуың чыкса, дәшми тор», «Таулар-ташлар күчерүче, ярышлар­да җиңүче батыр батыр түгел, ачуын тышка чыгармаучы — батыр».

Ачу гадәттә күңел тынычсызлыгыннан, күңелдә тәртип булмау­дан килә. Күңелне ничек тынычландырып була соң? Аллаһ Раббы­быз Коръәни Кәримдә («Рәгыд» сүрәсе, 28нче аять): «Күңелләр Аллаһның зикере илә тынычланырлар», — ди. Ачуың чыкса, утырып тор, күзләреңне йом, борын аркылы әкрен генә тирән сулыш ал да, берничә мәртәбә: «Ләәә иләәһә илләллаааһ», — диген, сулышыңны чыгар. Шул рәвешчә 10-15 минут кабатла. Алай да үтмәсә, ятып тор. Ярдәме тимәсә, тәһарәт ал, мөмкинлегең булса, госел коен. Ачу шайтаннан, шайтан уттан яралтылган, ә ут судан курка. Намаз укы, Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә («Гәнкәбут» сүрәсе, 45нче аять): «Намаз бозык, фәхеш эшләрдән саклый һәм ул зикерләрнең иң олысы», — ди. Димәк, күңелне тынычландыра, чистарта торган иң яхшы дару намаз икән. Намаз укымаганга күрә бүген күп кеше төрле стресслардан җәфалана.

Пәйгамбәребез с.г.в. белән Әбү Бәкер (р.г.) сөйләшеп утыралар икән, бер кяфер килеп, Әбү Бәкер (р.г.)не төрле сүзләр әйтеп мыскыллый башлый. Күпмедер вакыттан соң Әбү Бәкер (р.г.) җавап кайтара башлауга, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны туктата: «Дәшмә», — ди. Әбү Бәкер (р.г.) гаҗәпләнеп: «Ул миңа никадәр сүз әйтте, аны туктатмадың, мине беренче сүздән үк туктатасың», — дигән. Расүлебез (с.г.в.): «Ул сине сүккәндә, аның артында шайтан иде, синең артта фәрештә торды, син җавап кайтара башлау белән, шайтан синең артыңа күчте, сине шайтан коткысында калдырасым килмәде», — дигән.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, Татарстанның баш казые

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев