Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Аллаһ Тәгалә инсанны күркәм итеп яралткан

Аллаһ инсанны акыл-зиһен, хис-тойгы, уй-фикер йөртү сәләте, сиземләү, бар яктан да камил тән-бәдән белән нигъмәтләгән.

Аллаһ биргән ошбу иксез-чиксез олы байлыклар хакында Ислам галимнәре: «Кешегә карасаң, Аллаһның олугълыгын, бөеклеген күрерсең, чөнки кеше кадәр мөкәммәл, инсан кадәр камил җан иясен бер Аллаһ кына бар итә ала», – диләр. Аллаһ Тәгалә инсанны хөрмәтле зат кылган һәм, шул сәбәпле, атабыз Адәмне хөрмәтләп, фәрештәләргә сәҗдә кылырга боерган. Ягъни, фәрештәләр Адәмгә хөрмәт сәҗдәсен кылганнар.

Аллаһ Тәгалә инсанга җирдә яшәү, тормыш алып бару өчен акыл-зиһен, көч-куәт, батырлык сыйфатларын биргән. Үзара тату яшәү өчен миһербанлылык, сабырлык кебек асыл сыйфатларны салган. Кешелек дәвам итсен өчен  инсаннар бер-берсенә тартылсын өчен ярату хисен салган. Шушы сыйфатларны урынлы итеп куллана белү, дөрес яшәү рәвеше алып бару өчен, инсанияткә шәригать кануннарын өйрәтүче пәйгамбәрләрен җибәреп торган һәм изге сәхифәләрен, китапларын иңдергән. Аллаһ Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә кешелек өчен төп яшәеш Кануны булган Коръәни Кәримне иңдергән. Инсан Аллаһ Китабындагы күрсәтмә, әмер, нәсыйхәтләрне мәгънәләренә төшенеп укыса һәм алган гыйлемен гамәлдә кулланып яшәсә рухы, җаны, тәне сау-сәламәт һәм күркәм булуына ирешәчәк. Табигый ки, кеше матурлыкны ярата, гүзәллеккә соклана. Тышкы матурлык белән беррәттән кешенең рухы да матурлыкка мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев