Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик

Әлхамдулилләхи раббил галәмин. Вәл гакыйбәтү лиль муттәкын. Вәссаләтү вәссәләмү галә Мухаммәдин вә галә әлихи вә сахбихи әҗмәгын. Барлык мактауларыбыз галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә булса иде. Рәсүлебез с.г.в.нең рух шәрифенә дип әйткән салават шәрифләребез булса иде. Мөхтәрәм җәмәгать әл мөслимин, кешеләрнең кылган гамәл вә гыйбәдәтләре бертигез түгелдер. Кайбер кешеләр бер...

Әлхамдулилләхи раббил галәмин.
Вәл гакыйбәтү лиль муттәкын. Вәссаләтү вәссәләмү галә
Мухаммәдин вә галә әлихи вә сахбихи әҗмәгын.

Барлык мактауларыбыз галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә булса иде. Рәсүлебез с.г.в.нең рух шәрифенә дип әйткән салават шәрифләребез булса иде. Мөхтәрәм җәмәгать әл мөслимин, кешеләрнең кылган гамәл вә гыйбәдәтләре бертигез түгелдер. Кайбер кешеләр бер үк гыйбадәт өчен төрле микъдарда әҗер вә савап алырга мөмкиннәр. Бу кешенең ихласлылыгы вә тырышлыгы иманның куәте вә кешедәге булган нияте сәбәпле булырга мөмкин. Бу сәбәпләр, нәкъ шулай ук, ураза гыйбәдәтенә дә кагыла. Ислам галимнәреннән берсе булган имам Газали хәзрәтләре үзенең китапларында яза: «Кайбер кешеләр ди, бары тик корсак белән җенес әгъза уразасын гына тоталар ди, ә икенче берәүләрнең күз, колак, кул, аяк, гомумән, тәннәре дә вә җаннары да рузада булды ди. Бу ураза изгеләр рузасы булыр вә Раббыбызга бик тә кадерле вә сөйкемле ураза булыр ди. Уразаның бу дәрәҗәсенә берничә шартлары бар.

Иң беренче шарт, ул да булса күз уразасы. Күз рузасы ул карашыңны Аллабыз тыйган бөтен харамнардан саклау. Күз алдыңа берәр тыелган әйбер я сурәт очраса карашыңны төшерү шарт булып торыр. Уразаның асыл максаты да бит кешене харамнардан саклау, нәфесне, шәхвәтне сындыру. Нинди мәгънә бар, нинди файда бар синең ач торуыңнан әгәр син карашыңны харамнардан тыймасаң? Пәйгамбәребез әйтә, күз карашы ул, шайтанның агулы укларының бер угы, ди. Иманлы бәндә Аллабыз тыйган харамнарга караганда шайтанның агулы бер угы кешенең калебенә килеп кадала да иманына зәгыйфьлек китерә. Гыйбадәт кылам дип басса, шул харам булган сурәт бу бәндәнең күз алдына килеп баса да, гыйбадәтнең тәмен, иманның ләззәтен бетерә.

Уразаның икенче шартларыннан берсе ул да булса тел рузасы. Зур бер галим әйтә: иң зур изгелекләр тел белән эшләнгән кебек, иң зур гөнаһ гамәлләр дә тел белән эшләнә, ди. Тел сөяксез, армый талмый бертуктаусыз сөйли дә сөйли. Әгәр ураза тотучы кеше телен зикер белән Аллабызның китабын уку белән тәрбияләп тормаса, тел шул ук вакытта гөнаһларга бик тиз кереп китә дә инде. Шул сәбәптән безнең телебез ике йозак тешләр вә иреннәр астына бикләнгән дә инде. Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә әйтә, дөрестән дә бик күпләрнең тоткан уразалары ике әйбер: ялган белән гайбәт сәбәпле бозылды, ди. Менә күрәсезме, кардәшләрем, ураза тотып та шул ук вакытта гайбәт сөйләп, кеше алдап булмый икән шул. Шуңа күрә мөселман кеше авызын ачканда үзенең уразалы икәнен онытмасын, ди.

Пәйгамбәребез әйтә, ураза ул калкан ди. Кем дә кем уразалы булса кычкырышмасын, оршышмасын. Әгәр аңа каршы төшүчеләр булса, мин уразалы, мин ураза тотамын дип җавап бирсен, диде. Бу хәдистә дә зур бер гыйбрәт, вә зур бер хикмәт бар. Ураза тотучының кычкыру белән җавап кайтармавы ул бит көчсезлектән түгел, аның да кычкырырга хәленнән килә, тик ул Раббысыннан куркып, уразамның әҗере кимер, әгәр мин дә кычкыра башласам, уразам бозылыр дип кычкырмый.

Уразаның әҗерен киметмәс өчен өченче шарт - колак уразасы булып тора. Бик күпләребез уразада булсак та, мин бит үзем сөйләмим кеше сөйләгәнне генә тыңлыйм дип әйтә дә, шуңа шатланып йөри. Тик бер әйберне аңламый: ялган гайбәт сүз йөртүләре тыелган кебек аларны тыңлавы да харам булды, бигрәк тә ураза тотучы кешеләргә. Раббыбыз үзенең китабында әйтә: «Ссәммәгунә лил кәзиби әккәлунә лиссухт», ялган сүзләр тыңлаучы кеше көне буе ураза тотып та харам ризык белән авыз ачучы, ифтар кылучы кебек булыр, ди. Уразадан күпме әҗер калганны күз алдына китерегез инде. Пәйгамбәребез әйтә: әгәр син ялган, я гайбәт сөйләгәнне тыңлап утырып шуңа риза булсаң, сөйләүче кеше кебек нәкъ шундый ук гөнаһлы булырсың, ди. Димәк, син кардәшең хакында гайбәт сөйләүне ишетсәң, туктатырга тырыш, әгәр туктата алмасаң тыңлама, китеп бар. Икенче бер сәхәбә Җәбир р.г. әйтә: «Әгәр син ураза тотсаң, синең телең, күзең, колакларың гайбәттән, ялганнардан имин булсын, алар да уразалы булсын, күршеләреңне газаплаудан саклан, сиңа иминлек килер, уразасыз көнең белән уразалы вакытыңны бер итмә», - ди.

Уразаның әҗерен саклау өчен дүртенче шарт ул да булса калган бөтен әгъзаларны харамнардан, шөбһәле нәрсәләрдән саклау. Нинди файда: синең көне буе ураза тотып та ифтар вакытында шөбһәле булган, яки харам ризыклар ашасаң?!

Уразаның әҗерен саклый торган бишенче шартларыннан ул да булса артык күп ашаудан тыелудыр. Имам Газали хәзрәтләре әйтә: «Хәләл ризык ул дәва кебектер, аның әзер файдалы булса күбе, артыгы зарардыр», - ди. Пәйгамбәребез әйтә: «Аллабызның иң яратмаган тутырылган капчыклардан адәм баласының тулы корсагы», - ди. Ураза дигән гыйбадәтнең асылы шайтан юллары булган шәхвәт юлларын ябу, адәм баласының шәхвәтен сындыру. Көне буе ач торып зәгыйфьләнгән тәнеңне яңадан тутырып куйсаң, бөтен шәхвәтең кире уяна да инде. Шуңа күрә ураза тотучы кеше күп ашаудан тыелырга тиешле булыр.

Уразаның әҗерен саклый торган алтынчы шарт ул да булса күп йоклаудан саклану. Әгәр ураза тотучы бәндә бөтен ураза көнен йокыда үткәрсә, ул уразаның бер авырлыгын да күрмиячәк, авырлыгын күрмәгәч, тәненә бер авырлык та килми, зәгыйфьлек тә килми. Бәндәнең калебе, җаны чистармаячак.

Раббым, барыбызга да корсак белән җенес әгъзасы рузасы тотудан сакласа иде. Бөтен тәнебез - калебебез белән, җаныбыз белән уразада булып, Аллабызның рәхмәтенә ирешеп, җәннәтләргә керергә насыйп булса иде.

Җәүдәт хәзрәт Харрас,
район имам-мөхтәсибе.

Сәхәр ашап бетергәч ураза тоту өчен ният:

«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин».

«Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле, Рамазан уразасын тотарга ният кылдым».

Кояш баеп, ураза тәмамлангач, укый торган дога:

«Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү».

«Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».

Быел фитыр сәдакасы арпа белән 100 сум, йөзем белән 600 сум, фидия сәдакасы 200 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев