Татарстанда бакча участокларына газ кертү дәвам итә
Татарстанда газлаштыру программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның кысаларында газ торак йортлар урнашкан бакча участоклары янына кадәр бушлай китерелә. Ә участок эчендә газ үткәрү эшләре хуҗа хисабына башкарыла.
Программада катнашу өчен бакчачылык ширкәте (СНТ) газлаштырылган яки газлаштыру планына кертелгән торак пункт янында урнашкан булырга тиеш. Моннан тыш, участоктагы торак йортка милек хокукы рәсми рәвештә теркәлгән булуы мәҗбүри.
Әгәр йорт рәсмиләштерелмәгән булса, Росреестрга гариза тапшырырга, техник план һәм җиргә булган документларны тәкъдим итәргә кирәк. Йорт «торак булмаган» статусында булса, аны «торак йорт» итеп үзгәртергә кирәк — әлеге карарны җирле Башкарма комитет кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев