Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт программасы

Газ кертелү олы шатлык

Торак йортларга кадәр бушлай газ тоташтыру программа- сы (дозификация) республикада уңышлы эшләп килә. Йорт эченә газ керткәндә бирелә торган субсидия кайбер категориядәге гражданнарга: Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күпбалалы гаиләләргә, инвалид бала тәрбияләүчеләргә, I группа инвалидларга, авыр хәлдә яшәүче мохтаҗ гаиләләргә бирелә. Безнең районда да әлеге программа буенча субсидия алучылар шактый.

Шундыйларның берсе – Олы Шилнә авылында йорт салучы, күп балалы Фәхертдиновлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Инсаф Радист улы тумышы белән Тукай районының Теләнче Тамак авылыннан, Чаллы шәһәре элеваторында җитештерү буенча начальник булып эшли.

– Без авылда үз йортыбыз белән яшәргә хыялландык һәм шул теләкне тормышка ашыру өчен Олы Шилнә авылында йорт сала башладык. Тормыш иптәшем белән без инде егерме ел иңне-иңгә куеп яшибез. Нуриман, Нурислам, Нурсаф, Нурлан исемле дүрт улыбызны бергә үстерәбез. Зур гаилә булгач аерым йортта яшәү безнең өчен хыял гына да түгел инде ул. Фатирда яшәүгә караганда үз йортың белән тору – рәхәт нәрсә. Шөкер, әлеге вакытта йортның эчке эшләре генә калды, – дип сөйләде Инсаф әфәнде, безне Олы Шилнәнең Чулпан урамында урнашкан йортларында каршы алып.

Әлбәттә үз йортыңда бар уңайлыклар белән яшәр өчен уты, суы, газы да кирәк. Газ дигәне әлеге ишле гаилә өчен аеруча әһәмияткә ия.

– Газны йорт эченә кертү өчен субсидия бирелүен белеп алгач, без кирәкле документларны җыеп, аларны районның социаль яклау бүлегенә илтеп тапшырдык. Кәгазь эше белән бернинди кыенлыклар күрмәдек. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә безгә нык ярдәм итте. Аннары, субсидия күләменең артуы да бик сөендерде, әлбәттә. 80 мең сумннан аның 100 мең сумга кадәр җитүе бик яхшы нәрсә. Һәрнәрсәнең чуты булган безнең ише күпбалалы гаиләләр өчен бу бик зур ярдәм, – диде Инсаф Фахертдинов.

Аннары ул үзенең тормыш иптәше, Гөлнур ханым белән безне төзелеш эшләре барган йорт эченә дәшеп, ашханә бүлмәсендә урнаштырылган газ котелларын күрсәттеләр, газ плитәсен кабызып, чәен дә утырттылар.

– Мәктәптә укулар тәмамланып, җәйге каникуллар башлангач та, шәһәр фатирыннан шушы йортка күчәргә ниятләп торабыз. Суы, газы бар, калган эшләрне шушында яшәп, урынында ук башкарып бетерергә була. Йортларны бушлай газлаштыру буенча шушындый программаны эшләтеп җибәргәннәре өчен, хөкүмәткә без бик рәхмәтле, – дип елмаеп, озатып калды безне ирле-хатынлы Фәхертдиновлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев