Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Бәйге

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында афиша ясау буенча open call игълан ителде

Оештыручылар иҗади дизайнерларны, иллюстраторларны һәм визуаль фикерләү белән шөгыльләнүчеләрне катнашырга чакыра. Катнашучылардан акциянең асылын чагылдырган оригиналь концепция һәм афиша тәкъдим итү сорала, дип хәбәр итә «TATFORUM» телеграм-каналы.

Идеяне заманча һәм аңлаешлы визуаль образ аша җиткерүгә аерым игътибар бирелә. Эшләр афиша форматында әзерләнергә тиеш, файллар PDF, JPG яки PNG форматларында кабул ителә. Шулай ук идеяне презентация рәвешендә тәкъдим итү дә мөмкин.

Бәйге берничә этаптан тора. Беренче этапта гаризалар 9 февральгә кадәр махсус сылтама аша кабул ителә. Икенче этапта сайлап алынган катнашучылар белән онлайн-әңгәмә үткәрелә, анда акциянең концепциясе аңлатыла һәм техник бирем бирелә. Өченче этапта финалистлар 10 көн эчендә төп эшләрен әзерли.

Нәтиҗәдә, тәкъдим ителгән афишалар арасыннан өч җиңүче билгеләнәчәк. Бәйгенең гомуми приз фонды 30 мең сум тәшкил итә. Гаризалар 9 февральгә кадәр, ә әзер эшләр 18 февральгә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев