Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Җиңү китергән якташларыбыз

Бөек Җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм иткәндә, әлбәттә, бу Җиңүне якынайткан кадерле кешеләребезне бик зур хөрмәт һәм җылылык белән искә алабыз.

Шуларның берсе – Закиров Фәйзерахман Закир улы турында да сөйлисе килә.

Файзерахман бабай 1923 елда туган, Ворошилов районы Теләнче-Тамак авылы егете. Бөек Ватан сугышына ул 1942 елның 2 маенда чакырыла. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының үзәк архивы документлары буенча Закиров Фәйзерахман 263 нче гвардия зенит-артиллерия полкында хезмәт итә. Ул 1944 һәм 1945 елларда ике мәртәбә “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә. Бүләкләү Боерыгында болай дип язылган: “1945 елның 17 гыйнварында дошманның һөҗүм пехотасы һәм бронетранспортерлары белән сугышларда Нове Място районында үз пулеметыннан 5 немец солдатын һәм 1 бронетранспортерны юкка чыгарган өчен һәм 1945 елның 1 февралендә дошманның мылтык-пулемет уты астында артиллерия штабына ашыгыч пакет җиткергәне өчен гвардиянең зенит-пулемёт ротасының пулемёт юнәлтүчесе Закиров Фәйзерахманны “Батырлык өчен” медале белән бүләкләргә”.

Фәйзерахман бабайның балалары һәм оныклары өчен иң зур горурлык булып “Берлинны алуда катнашучыга” грамотасы саклана. “Сез Ватан сугышында Ватан алдындагы бурычыгызны тулысынча үтәдегез, немец оккупантлары белән бөек сугыш кырларында рус коралын данладыгыз” дигән сүзләр гомере буена Фәйзерахман Закировны дәртләндереп, матур тормыш итәргә канатландырган.

Кыю йөрәкле Теләнче Тамак авылы егете Бөек Ватан сугышында катнашып, туган якларына 1947 елда әйләнеп кайта. Зәйтүнә исемле сөйкемле, тыйнак кыз белән тормыш корып, ике ул үстерәләр – Рөстәм һәм Рафис. Аларның уллары да, әти-әнисе кебек, тырыш хезмәт куеп, зур дәрәҗәләргә ирешәләр. Алар һәтта Теләнче-Тамак авылының Хәлфиннәрдән калаган таш мәчетне янәдән торгызуда саллы өлеш кертәләр. Өлкәннәр киңәше белән, әлеге мәчеткә аларның әтиләре – Фәйзерахман исеме бирелә.

Кызганычка каршы, Фәйзерахман бабай бик иртә бу дөнья белән хушлаша, аңа нибары 29 яшь була... Ләкин ул һәрвакыт тормыш иптәше, балалары, оныклары хәтерендә батыр йөрәкле егет булып истә торган һәм торачак.

Теләнче Тамактан Рамилә Сәгъдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев