Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Еллар уза, хәтер югалмый.....

Бүген, 11 апрель көнне, Халыкара фашист концлагерьлареннән тоткыннарны азат итү көне билгеләп үтелә.

Бу уңайдан элеккеге концлагерь тоткыны һәм хөрмәтле якташыбыз Ольга Ивановна Левицкая белән Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев очрашты.

Ольга Ивановна 1943 елда Берлин янындагы концлагерьда туган кыз гомеренең беренче көннәреннән үк сугышның коточкыч хәлләрен күрә, әмма, моңа карамастан, рухи көчен һәм игелеген саклап кала.

Ольга Ивановна Круглое Поле мәктәбе укучылары, авыл җирлеге, ветераннар Советы һәм «Шәфкать» үзәге вәкилләре белән истәлекләре белән уртаклашты. Аның сөйләгәннәре - беркемне дә битараф калдырмаган батырлык дәресе ул.

Укучылар тирән рәхмәт һәм истәлек йөзеннән иҗат номерлары әзерләделәр, ә «Родные напевы» ансамбле кунакларга җылы, күңелгә хуш килгән җырлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев