Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Батырлыкның бөеклеген истә тотып

Тукай районында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш толлары һәм концлагерь тоткынына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды

Шул уңайдан Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Бөек Ватан сугышы ветераннары – Яңа Байлар авылыннан Мәхмүтҗан Сабир улы Сабиров һәм Калмаштан Шәүкәт Әхмәтнәҗип улы Әхмәтнәҗипов белән очрашты.

Камил Рим улы аларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды.

«Җиңү көне – илебезнең һәр кешесе өчен иң әһәмиятле бәйрәм, бу көнне без Ватанны саклаучы каһарманнарга   хөрмәт күрсәтәбез, – дип ассызыклады Камил Нәҗмиев. – Без – балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз өчен Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калганыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз, ныклыгыгыз безнең хәтердә мәңге яшәячәк. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз кайгыртуында гомер кичерүегезне телим», – диде ул.

Район башкарма комитеты җитәкчесе ветераннар белән җылы аралашты, аларның сугыш чоры турындагы истәлекләрен зур кызыксыну белән тыңлады, шулай ук бүгенге борчу-мәшәкатьләре турында сорашты.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт күрсәтү, аларның батырлыкларының бөеклеген истә тоту һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру – һәрберебезнең изге бурычы. Бөек Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә яулап алынуын онытырга безнең хакыбыз юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев