Батыр шәфкать туташлары
Вакытлар уза, буыннар алмаша. Жиңү көненнән соң да 80 ел үтеп китте.
Жиңү бәйрәме уңаеннан Теләнче Тамак участок шифаханәсендә 40 елдан артык шәфкать туташы булып эшләгән сугыш ветераннарын искә аласы килә. Алар
минем әнием Хәтимә Ситдыйкова һәм аның дуслары Сара апа Низамова, Зәйтунә апа Габдулхакова. Өч дус сугыш ветераннары берсен-берсе аңлап, кайгы-хәсрәт килгәндә ярдәмгә ашыгалар иде, шатлык-сөенечләрен бергә бүлешәләр иде.
Сезнең авыл халкына шәфкать туташы булып куйган хезмәтегез дә сокланырлык шул!
Хөрмәтле ветераннар! Фронтта һәм тылда каһарманнарча, фидакарьлек һәм ныклык белән үзегезне аямыйча көрәшүегез беркайчан да онытылмаячак.
«Сез – көчле, Сез – батыр, Сез – безнең горурлыгыбыз!
Авырлыклар каршында сыгылып төшмәдегез. Тынычлык, иминлек сагында нык тордыгыз. Киләчәк буыннар хакына кылган батырлыкларыгыз өчен мең рәхмәтлебез сезгә. Сез – Бөек Ватан сугышында шәфкать туташлары булып зур батырлыклар кылган олы йөрәкле туташлар. Сез – Бөек Жиңүне якынайтуда иксез-чиксез өлеш керткән батыр йөрәкле хатын-кызлар. Без сезнең алда баш иябез.
Луиза Хаҗиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев