Аның исеме Победа
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Аның исеме Победа

Иштирәк авылында Бөек Җиңү көнендә туган Победа Исмаилов яши.

Исмаилов Победа Базар улы 1945 елның 9 маенда иртәнге сәгать 9да дөньяга килә. Әти-әнисе улына бөтен совет халкының батырлык символы булган — Победа исемен биргән.

Ул Таҗикстанда үскән, укыган һәм эшләгән, техникум һәм институт тәмамлаган, үзен төзелеш эшенә багышлаган. Төньякта эшли, торбаүткәргечләр төзи, ил үсешенә көч куя. Ә 2010 елда язмышы аны Татарстанга алып килә, анда ул гаиләсе белән Иштирәк авылында төпләнә.

 “Минем ише кешенең исеме миллионга бер булгандыр, мөгаен", – ди Победа Базарович елмаеп.

Аның исеме – очраклылык кына түгел, ә буыннарны бәйләүче тере хәтер. Һәм бу истәлекле көндә без аңа сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телибез — аның исеме, халкыбыз батырлыгы кебек үк, беркайчан да онытылмасын.


Нет комментариев