Алардан башка Бөек Җиңү булмас иде
Мансур Сәгетдинов тыл ветераннарын һәм Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынын котлады.
Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгетдинов тыл ветераннарын һәм Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынын котлады, аларга Татарстан Республикасы Рәисе һәм Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды һәм Җиңүгә керткән зур өлешләре өчен тирән рәхмәт сүзләре җиткерде.
Бүләкләнүчеләр арасында:
- Әхмәтҗанова Кифая Нуриевна (Яңа Бүләк авылы)
- Заһидуллина Фәүзия Заһидулла кызы (Яңа Бүләк авылы)
- Хәбибуллин Әскәр Мөхлисулла улы (Бай Бүләк авылы)
- Ногманова Гөлсинә Фәдиевна (тол хатын, Иске Келәнче авылы)
Бу кешеләр-авыр сугыш елларының тере шаһитлары, аларның тылдагы хезмәте һәм чиксез ныклыгы илгә нык торырга ярдәм итте. Баш өстебездә тыныч күк бүләк иткән кешеләргә түбәнчелек һәм мәңгелек истәлек!
Без хәтерлибез. Без горурланабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев