Дилшат алтын медальгә юл ачты!
Районыбыз җирлегендә яшәүче спортчылар буенча республикакүләм ярышларда да сынатмый. Тукай районы егет-кызлары спор тарихына алтын хәрефләр белән язарлык җиңү яуладылар. Мәктәптән тыш эшләр Үзәгендә тәрбияләнүче яшь биатлонистлар Республика беренчелегендә чыгыш ясап бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
2011-2012 елларда туган яшүсмерләр категориясендә Калмаш авылы егете Дилфат Кашапов алтын медальгә лаек булды. Бу – район тарихында беренче тапкыр Республика беренчелегендә биатлон буенча җиңү яулау. Дөрес, элекке елларда биатлон буенча кызлар алтын медальгә ия булганнар иде. Дилфат Кашапов –биатлон буенча егетләргә алтын медальгә юлны ачты.
Дилфат – сәламәт яшәү рәвеше, спортны тормыш кредосы итеп алган яшүсмер. Әти-әнинең яшәве, тормыш итүе – бала өчен төп тәрбия чыганагы.
Дилфатның дәү бабасы – Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Әхмәтнәҗип улы Әхмәтнәҗипов оныкчыгының уңышларына сөенечен белдереп: «Яшь буынга тәрбия бирүче кешеләр иң элек үзләре үрнәкле булырга тиеш. Аллаһка шөкер, балаларым, онык-оныкчыкларым тәрбияле, ата-анага итагатьле. Тормышларын тырышлык, гаделлек белән алып баралар. Оныклар, оныкчыкларым шуны күреп үсә. Дилфат оныкчыгымның уңышларына сөенәм. Ул – үтә тыйнак, сабыр, тәрбияле үсмер бала. Балалар, онык-ончыкчыкларым сөенедереп тора. Район җитәкчелеге, хөкүмәтебез ветеран буларак үземне һәрвакыт хөрмәтли – рәхмәтем чиксез. Теләгем шул: Ватаныбыз – тыныч-имимн, күкләр аяз булсын!» – ди сугыш гарасатын кичкән ветеран.
Диләрә белән Руслан Кашаповлар ике ул тәрбиялиләр. Олы уллары Дилфат сигезенче, кече уллары җиденче сыйныфта укыйлар.
Калмашта «Ләйсән» балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Диләрә ханым: «Берничә ел элек улым Дилфат белән Яңа поселогындагы чаңгы базасына барган идек. Шунда ул биатлончыларга карап бик сокланды. Аларның экипировкалары да кызыктырды булса кирәк. Улыбыз өч ел биатлон белән шөгыльләнә. Тренеры Ришат Марат улы Вәлиевка рәхмәт. Яшүсмерләр, гомумән балаларга игътибарлы, ихлас педагог, яхшы тренер. Бала күңелен аңлаган педагог, тренерның яшүсмерләр, аларның ата-аналары арасында абруе зур. Тренердан бик күп нәрсә тора. Шуңа өстәп, балада ихласлык, сайлаган спорт төренә карата чынлап торып ярату булганда гына җиңүләр яулана. Ата-ана өчен баланың уңышы – зур бәхет. Барыбызның да балалары сау-сәламәт, тәүфыйкълы булсыннар. Ана буларак та, хезмәтем сабыйлар тәрбиясе белән бәйле булганга да, моңа аеруча басым ясап әйтәм», – ди.
Спорт кешедән физик яктан ныклык, сәламәтлек таләп итә торган өлкә. Шулай ук, спортсменнардан рухи һәм ихтыяри яктан да көчле, нык булу сорала. Өйрәнгәндә, спорт белән шөгыльләнгәндә авырлыкларга түзгән, тренерларына хөрмәт белән карап, аларның таләпләренә җаваплы караган яшүсмерләр ярышларда җиңү яуладылар.
Шәхси зачетта:
Дильфат Кашапов – I, Камилә Сабирова – III урыннарны яуладылар. Тимур Игнатьев, Павел Квасков, Ризван Сәгъдиев, Разиль Имамиев, Самат Гыйматдиновлар да уңышлы чыгыш ясадылар.
Эстафета буенча:
Сабирова, Шакирова – I, Кашапов, Игнатьев – II, Сәгъдиев, Квасков – IV, Имамиев, Гыйматдинов – VII урыннарга ия булдылар.
Фотолар район мәгариф идарәсеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев