Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында татлы бәйрәм узды
Яңа Бүләк авыл мәдәният йортында һәм китапханәсендә Бөтендөнья карбыз көненә багышланган уен-күңел ачу программасы оештырылды. Мәктәп укучылары һәм нәниләр өчен җәйге каникулларның тагын бер көне онытылмаслык, татлы һәм күңелле вакыйгага әверелде.
Бәйрәм барышында балалар карбыз тарихы турында бик күп кызыклы фактлар белделәр, тематик табышмакларга җавап таптылар һәм рәсемнәр ясадылар.
Шулай ук чарада катнашучылар ачык һавада хәрәкәтле уеннарда көч сынашты. Программа ахырында барлык кунаклар баллы, сусыл һәм бик тәмле карбыздан авыз итә алды.
Фотолар: Яңа Бүләк авылының мәдәният йорты (ВК)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев