Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Яңа Байларның үрнәк хуҗабикәсе Фәйрүзә Вәҗиевадан мул уңыш серләре

Тукай районының Яңа Байлар авылында яшәүче район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева җәмәгать эшләрендә генә түгел, бакчачылыкта да олы үрнәк булып тора. Ул үз бакчасында күп итеп помидор, кыяр, татлы борыч үстерә. Бакчачы безнең белән уңыш серләре һәм ошаган сортлары турында уртаклашты.

Фәйрүзә Фаязовнаның бакчасында җәй буе эш кайнап тора. Быел да ул яшелчәләрдән мул уңыш алган. Аның түтәлләрендә Белоруссия һәм Себер сортлары сыналган.

«Сортларын төгәл генә белмәсәм дә, бик тәмле дип беләм, — ди хуҗабикә. — Сары помидорлары аеруча тәмле, шикәрле. Гел шуларны бер җиргә язып барырга кирәк дим дә, онытыла шул. Утыртканда сортларын беләсең бит әле, аннары онытыла».

Бакчачы кыярлардан исә күбрәк «Кураж» һәм кытай сортларына өстенлек бирә икән. Бу сортлар үзләренең уңдырышлылыгы һәм телне йотарлык тәмле булуы белән аерылып тора.

Укучыларыбызга гамәли киңәш буларак: сыналган яхшы сортларны югалтмас өчен, бакчачыларга яз көне үк орлык капларын аерым бер дәфтәргә ябыштырып барырга яки яшелчә төбенә сорт исеме язылган таякчыклар кадап куярга киңәш ителә. Шулчак мул уңыш китергән сортлар һәрчак хәтердә калачак.

Фотолар: Фәйрүзә Вәҗиевадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев