Гаиләбезнең серен ачарга ярдәм итегез
Инде күп еллар үз гаиләмнең тарихын өйрәнү белән шөгыльләнәм, байтак нәрсә белдем инде, тик менә әбиемнең кияүгә чыкканчы тормышы турында берни дә таба алмадым. Бәлки бу язмамны укып, аны белгән кешеләр табылыр дигән өмет белән сезгә мөрәҗәгать итәм.
Исламова Разия (ир фамилиясе) Әхтәм кызы 1925 елның 27 гыйнварынд Бикләндә туган, аның әнисе 1900 елда туган Шәмсидоха, әтисе 1899 елда туган Әхтәм Нигъмәтуллин (1945 елда Биклән авылында үлгән). Нигъмәтуллин дигән фамилия минем бабайның анкетасында гына күренә, ул аны үз кулы белән язып куйган. Шулай ук бу фамилия берничә фотография артына да язылган. Әхтәм бабай сугышка чакырылмаган дип аңладым. Әтисе үлгәч, Разия әнисе белән берникадәр вакытка Ташкентка күчеп китә. Нигә? Беркем дә җавап бирә алмады. Соңрак алар Ижау шәһәренә күченәләр һәм әби шунда кияүгә чыга, дүрт бала таба. Әнисе алар белән яши, балаларын караша. Алар аны бик яхшы хәтерли. Ул яхшы күңелле, кайгыртучан, белемле булган догалар өйрәткән. Кызганыч, аның турында башка мәгълүматлар таба алмадым.
Әбиемнең Әхмәтхан һәм Рифкатъ исемле ир туганнары булган. Күптән түгел, Әхмәтхан турында архивтан белешмә алдым. Ул 1922 елның 10 гыйнварында туган. Аның әтисе Әхтәмзәк Әхтәмзәков 22 яшь, әнисе – Шәмзи Әхтәмзәкова (21 яшь) бу мәгълүматлар белешмәдә язылган иде. Гаилә әгъзалары сөйләве буенча, аны 1942 елны хәрби хезмәткә чакырганнар. Әмма аның чакырылуы турында да, үлеме турында да документлар табып булмады. Бары тик аның хәрби киемдә төшкән фотосурәте генә калган.
Икенче туганы Рифкать (гаиләдә аны Роман дип йөрткәннәр) якынча 1927 елда туган. Аның туган вакыты турында төгәл мәгълүматлар табып булмады, 1951 елда Ижау шәһәрендә атыш вакытында үлгәнен генә беләбез.
Архивка запрос биргәннән соң каршылыклы мәгълүматлар пәйда булды: Нигъмәтуллина Разия Әхтәм кызының тууы турында документлар юк. Ләкин 1925 елның 27 гыйнварында чыннан да Разия исемле кыз туган, һәм минем әбинең әти-әнисе бөтенләй башка кешеләр булып чыга. Бу хакта гаиләдә беркайчан да сөйләшмәделәр. Аларның кем һәм исемнәре ничек икәнен әлегә белмибез, архивтан яңа запроска рәсми җавап көтәбез. Әхмәтхан һәм Рифкать минем әбигә бертуган булмый, димәк. Ләкин ничек һәм ни өчен ул башка гаиләгә эләккән? Аның чын әти-әнисе кемнәр?
Әби Бикләнгә кайта иде, анда кем беләндер очрашкан, фотосурәтләр генә сакланып калган. Бәлки бу фотолар кемгәдер таныштыр? Нәрсәне дә булса хәтерләүче, яки фотосурәтләре, белешмәләре булган, беркетелгән фотосурәтләрдә кешеләрне танып белүче барлык кешеләрнең хәбәргә чыгуын сорыйм. Минем контактлар редакциядә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев