Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
БДД

Татарстан юлларының аерым участокларында автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәте өчен вакытлыча чикләүләр кертелде

Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, әлеге чаралар Р-239 трассасының Чистай– Әлмәт участогына, шулай ук Алексеевск – Әлмәт юлының Әлмәт районы чикләрендәге өлешенә кагыла.

Машина йөртүчеләргә һәм төбәк халкына, артык кирәк булмаса, сәфәрдән, аеруча ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә. Шулай ук һава торышы яхшырганчы шәхси транспортны кулланмый тору тәкъдим ителә.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап 8 (843) 533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чикләүләр һава шартлары яхшырганчы гамәлдә булачак.

Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев