Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Бакча серләре

Августта бакчага ниләр чәчәргә була?

Августның беренче көннәрендә бакчага дайкон, түгәрәк кара торма һәм башка шундый тамыразыклар чәчәргә була. Бакчачы-блогер Светлана Самойлова дайконның яшел булып үсүче “Миноваси” сортын утыртырга киңәш итә. Белгеч билгеләп үткәнчә, дайконның кызыл һәм шәмәхә төрлеләре бар.

Алар тәмнәре буенча аерылалар. Унынчы августка кадәр редисның “Красный великан” яки “Ледяная сосулька” сортларын чәчәргә мөмкин. Алар ике ай эчендә өлгерә, бик яхшы саклана. Бакчачы шулай ук витаминнарга бай булган яшел шалканга да өстенлек бирергә кирәген белдерә. 

Август аенда бакчага тамыразыклардан тыш, төрле яшел үләннәр дә утыртырга мөмкин икән. Бу чорда укроп, руккола, шпинат, яфраклы салат һәм петрушка яхшы үсә. Белгеч ассызыклаганча, бары сортларны дөрес сайларга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев