«Кешеләргә сөенеч өләшә торган бәйрәм»: Галина Казанцеваның туганнары Пасханы ничек каршылый?
Бүген, бу якты язгы көндә, Иске Җирекле авылында яшәүче Марина Казанцеваның йортында үзенчәлекле мохит хөкем сөрә. Керәшеннәр өчен Пасха – гади бәйрәм генә түгел, ул буыннарны берләштерүче рухи нигез.
Без Маринада кунакта булып, зур музыкаль тарихлы бу гаиләдә борынгы традицияләрне ничек саклауларын күреп кайттык.
«Пасха яңадан терелү мөмкинлеге барлыгын искәртә һәм Аллага якынрак булырга чакыра», – ди Марина Казанцева, безне өстәл янына чакырып. Ул үзе Менделеевск районы Иске Гришкин авылыннан. Иске Җирекле авылына килен булып төшүенә дә 21 ел булган.
Хуҗабикә белән бергә бәйрәмнең төп символы булган йомыркаларны буяуга керешәбез.
Эш арасында Марина гаиләсенең иҗади тамырлары турында сөйли. Бу йортта сәләт һәм мәдәнияткә мәхәббәт канда дияргә була. Марина ханым тормыш иптәше Юрий белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Николай белән Андрей — Татарстанның халык артисты, танылган опера җырчысы Галина Казанцеваның бертуган абыйсының балалары (племянниклары) да!
«Генетика үзенекен итә! — дип елмая хуҗабикә. — Олы улыбыз Николай Казанда консерваториядә укый, кечесе Андрей техник өлкәне сайласа да, саксофон белән баяннан аерылмый. Минем яктан да иҗат кешеләре күп: әтием дә, әнием дә җырлыйлар иде. Алардан фольклорга, керәшен җырлары-биюләренә өйрәндек, бездән шуларны балалар күрде, алар бездән өйрәнде».
Бергәләп буялган йомыркаларны кәрзиннәргә салганда, Марина Казанцева авылдагы матур бер гадәтне искә алды. Гадәттә, бу көнне балалар Үзәк урамдагы өйләргә кереп йомырка җыялар. Казанцевларның йорты читтәрәк булса да, Марина традицияне өзми: ул машинасын күчтәнәчләр белән тутыра да, үзе балалар янына бара.
«Бер елны да калдырганым юк! Балаларның куанганын күрү үзе бер бәхет бит. Бу көнне никадәр күбрәк өләшсәң, үзеңә дә шундый рәхәт була, әҗере дә кайта», — ди ул.
Бүген бәйрәм куличлары һәм буялган йомыркалар үз хуҗаларына барып ирешкән инде. Марина ханым күчтәнәчләрне беренче чиратта күпбалалы күршеләренә һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә илтеп бирә. Аның өчен Пасха — иң беренче чиратта мәрхәмәтлелек һәм якыннарыңа кайгыртучанлык күрсәтү вакыты.
Мәләкәс мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе һәм «Питрау» балалар ансамбле остазы буларак, Марина Казанцева өчен бу бәйрәм — балаларга ата-бабадан калган рухи хәзинәне тапшыру мөмкинлеге дә. Йортларда халык җыры яңгырап, матур гадәтләр яшәгәндә — халыкның җаны да тере булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев