Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Бәйрәм

Йөз яшьлек Җиңү язы: Шәүкәт ага Әхмәтнәҗиповны бәйрәм белән котладылар

Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, быел 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Шәүкәт Әхмәтнәҗиповны Җиңү бәйрәме белән котлады.

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Калмаш авылында тантаналы һәм җылы очрашу үтте. Районыбыз горурлыгы булган Шәүкәт Әхмәтнәҗип улы Әхмәтнәҗипов кунакларны үз өе каршында, күкрәгенә орден-медальләрен тагып, якты елмаю белән каршы алды. Быел кыш аенда бер гасырлык юбилеен каршы алган ветеран бүген дә күтәренке рухта.

Район башлыгы Камил Нәҗмиев аксакалны олы бәйрәм белән тәбрикләп, аңа дәүләт бүләкләрен тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде.

«Сезнең тормыш юлыгыз — безнең өчен каһарманлык һәм ныклык үрнәге», — дип ассызыклады ул.

Бәйрәм атмосферасын Калмаш мәктәбе укучылары тагын да җанландырып җибәрде. Яшь буын вәкилләре ветеранга атап патриотик җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Кояшлы аяз күк йөзе һәм табигатьнең матурлыгы әлеге очрашуга үзенчәлекле ямь өстәде. Гасыр яшәгән ветеран белән күрешү һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды.

Фото: Тукай районы мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев